Төп менюны ачу

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Универсиада (ФИСУ) эмблемасы

Универсиа́да, Дөнья студентлары уеннары, Дөнья университетлары уеннарыХалыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) җитәкчелегендә студентлар арасында узучы дөньякүләм спорт чарасы.

«Универсиада» сүзе «университет» һәм «олимпиада» сүзләре кушылып барлыкка килгән.

ФИСУ (фр. Fédération Internationale du Sport Universitaire (FISU)) Универсиаданы халыкара спорт һәм мәдәният фестивале дип билгели.

Универсиада 17-28 яшьтәге студентлар һәм аспирантлар өчен 2 ел саен уздырыла, әһәмияте һәм вәкиллек киңлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора.

Студентлар уеннары җәйге һәм кышкы Универсиадага бүленә.

ТарихҮзгәртү

XIX гасырда спорт аеруча тиз үсеш алгач баштан Бөек Британиядә, ә соңрак Аурупаның башка илләрендә һәм АКШта төрле уку йортлары вәкилләре арасында ярышлар уздыру киң тарала.

Олимпия Уеннары уздырыла башлагач аларга охшаган ярышлар студентлар арасында да оештырыла башлый.

Беренче уеннарның әйдәүчесе булып Франция җәмәгать эшлеклесе, галим, укытучы Жан Петижан (Jean Petitjean) чыга.

1923 елда Парижда Халыкара университетлар спорт конгрессы уздырыла. Конгресста катнашучылар Студентлар арасында дөнья чемпионаты уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Беренче ярышлар ул шул ук елның маенда Парижда уздырыла да.

1924 елда Варшауда (Польша) беренче тапкыр халыкара студентлар чемпионаты үтә. Әлеге чемпионатта спортчы-студентлар җиңел атлетика төрләре буенча ярышалар.

Шул ук елда Халыкара студентлар конфедерациясе оештырыла (ингл. The International Confederation of Students (ICS)). Конфедерация һәм студентлар тырышлыгы белән II Дөнья сугышына кадәр Аурупаның төрле шәһәрләрендә дөнья студентлары өчен ярышлар уздырылына: Праһа (1925), Рум (1927), Дармштадт (1930), Турин (1933), Будапешт (1935), Париж (1937), Монте-Карло (1939).

Румда (Италия) узган (1927 ел) чемпионат программасы футбол, йөзү, фехтование һәм теннис белән баетыла. Катнашучылар саны да арта. Аурупа студентларыннан башка, ярышларга АКШ һәм Гаитидан да студентлар киләләр.

Шуңа да карамастан сугышка кадәрге елларда әлеге чараларда чагыштырмача әз кеше катнаша.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач студентлар арасындагы ярышлар кабат уздырыла башлый.

Ярышлар Халыкара студентлар берлеге (ИСУ) (ингл. The International Students Union (ISU)) җитәкчелегендә Яшьләр һәм студентлар халыкара фестивале кысаларында үткәрелә. Рәсми атамалары — Дөнья студентлар уеннары (ингл. World Student Games). Уздырылган урыннар:

 
Казан Универсиадасы эмблемасы һәм билгесе — лалә чәчәге

1948 елда Люксембургта Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) төзелә һәм ул альтернатив ярышлар — Университет спорты халыкара атналары уздыра башлый: Мерано (1949), Люксембург (1951), Дортмунд (1953), Сан-Себастьян (1955).

Шулай итеп сугыштан соңгы елларда бер юлы ике оешма студентлар арасында халыкара ярышлар оештыру белән шөгыльләнә. Әлеге күренеш илләрнең ике каршы лагерьга бүленүе белән аңлатыла (салкын сугыш башлануы).

1959 елның 26 августыннан 7 сентябренә кадәр ИСУ һәм ФИСУ бергә Туринда (Италия) Халыкара студентлар уеннары уздыралар. Әлеге чарада 43 илдән килгән 1400 студент катнаша. Вакыйга хәзерге Халыкара студентлар уеннарына зур этәргеч була. Италия оештыручылары ярышларны Универсиада дип атарга тәкъдим итә. Сәяси тәэсирләрне киметү өчен җиңүчеләр исәбенә милли гимннар түгел, ә студентлар гимны — Гаудеамус Игитур («Gaudeamus Igitur») уйнатырга булалар.

I Кышкы Универсиада 1960 нчы елда Шамонида (Франция) уздырыла.

1973 елда VII Җәйге Универсиада Мәскәүдә үтә (  ССРБ). Анда студентлар спортның ун төре буенча ярышалар. Совет җыелма командасы 68 алтын медаль ала.[1]

Татарстан спортчы-студентлары Универсиадаларда бик уңышлы катнашалар. Мисал өчен: 2007 нче елгы Бангкок Универсиадасында (Таиланд) 16 Казан студенты катнашып өч алтын, өч бронза һәм бер көмеш медаль алып кайталар, 2009 нчы елгы Белград Универсиадасында исә Казаннан 11 студент катнаша, шуларның икесе алтын һәм дүртесе көмеш медаль яулый.

 
Казан Универсиадасы талисманы — канатлы ак барс баласы Юни

2013 елның XXVII Җәйге Универсиадасы уздырылу урыны — Казан шәһәре (Татарстан/  Русия Федерациясе).

Универсиада девизыҮзгәртү

Универсиада девизы: Фән — Спорт — Дуслык — Тынычлык.

Универсиада (ФИСУ) эмблемасы һәм байрагыҮзгәртү

Эмблема уртасында U латин хәрефе урнашкан. Аның тирәли, континентлар билгесе булган, зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төсле биш йолдыз сүрәтләнгән. Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Универсиада (ФИСУ) эмблемасы төшерелгән.

 
Универсиада (ФИСУ) байрагы

Уеннар талисманы, эмблемасы һәм шигареҮзгәртү

Уеннар талисманы беренче тапкыр 1981 елның X Кышкы Универсиадада кулланылына. Хәзерге вакытта һәр Универсиаданың үзенең эмблемасы, талисманы, шигаре бар.

Спорт төрләреҮзгәртү

Мәҗбүри спорт төрләреҮзгәртү

Җәйге Универсиада спорт төрләреҮзгәртү


Кышкы Универсиада спорт төрләреҮзгәртү


Өстәмә спорт төрләреҮзгәртү

Оештыручылар өстәмә спорт төрләре буенча (Җәйге Универсиадаларда максимум 3[2], Кышкы Универсиадаларда - 2 [3] )да ярышлар уздыра алалар. Казан Универсиадасында исә 12 өстәмә спорт төре буенча да ярышлар узды:


Универсиада узган урыннарҮзгәртү

Ел Саны Җәйге Универсиада Саны Кышкы Универсиада
1959 I Турин,   Италия
1960 I Шамони,   Франция
1961 II София,   Болгария
1962 II Виллар-сюр-Оллон,   Швейцария
1963 III Порту-Алегри,   Бразилия
1964 III Шпиндлеров Млин,   Чехословакия
1965 IV Будапешт,   Маҗарстан
1966 IV Сестриере,   Италия
1967 V Токио,   Япония
1968 V Инсбрук,   Австрия
1970 VI Турин,   Италия VI Рованиеми,   Финляндия
1972 VII Лейк-Плэсид,   АКШ
1973 VII Мәскәү,   СССР
1975 VIII Рум,   Италия VIII Ливиньо,   Италия
1977 IX София,   Болгария
1978 IX Шпиндлеров Млин,   Чехословакия
1979 X Мехико,   Мексика
1981 XI Бүкрәш,   Румыния X Хака,   Испания
1983 XII Эдмонтон,   Канада XI София,   Болгария
1985 XIII Кобе,   Япония XII Беллуно,   Италия
1987 XIV Загреб,   Югославия XIII Штрбске Плесо,   Чехословакия
1989 XV Дуйсбург,   Алмания XIV София,   Болгария
1991 XVI Шеффилд,   Бөек Британия XV Саппоро,   Япония
1993 XVII Буффало,   АКШ XVI Закопане,   Польша
1995 XVIII Фукуока,   Япония XVII Хака,   Испания
1997 XIX Сицилия,   Италия XVIII Муджу,   Корея
1999 XX Пальма де Мальорка,   Испания XIX Попрад,   Словакия
2001 XXI Пекин,   Кытай XX Закопане,   Польша
2003 XXII Тэгу,   Корея XXI Тарвизио,   Италия
2005 XXIII Измир,   Төркия XXII Инсбрук / Зеефельд,   Австрия
2007 XXIV Бангкок, Таиланд XXIII Турин,   Италия
2009 XXV Белград, Сербия XXIV Харбин,   Кытай
2011 XXVI Шэньчжэнь,   Кытай XXV Эрзурум,   Төркия
2013 XXVII Казан,   Рәсәй XXVI Марибор,   Словения
2015 XXVIII Кванҗу,   Корея XXVII Гранада,   Испания
2017 XXIX Тайбәй,   Кытай Җөмһүрияте XXVIII Алма-Ата, Казакъстан  Казакъстан
2019 XXX Бразилиа,   Бразилия XXIX Красноярск,   Русия

Кызыклы фактларҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү