Суга сикерүспортның су төрләренең берсе. Ул Йөзү буенча халыкара һәвәскәрләр федерациясенә карый. Әлеге спорт төре 1 һәм 3 метрлы трамплиннан, 5, 7,5 һәм 10 метрлы каланчадан суга сикерүне күздә тота. Ярышлар вакытында спортчылар берничә тапкыр сикереп карыйлар. Соңыннан барлык нәтиҗәләр дә кушыла. Иң күп балл җыйган спортчы җиңүче була.

1904 елда суга сикерү ярышлары беренче тапкыр Олимпиада программасына кертелә. Ирләр каланчадан суга сикерү һәм ераклыкка сикерү буенча ярышларда көч сынашалар. 1908 елда программага трамплиннан суга сикерү дисциплинасы да өстәлә. Шуннан соң ераклыкка суга сикерү буенча ярышлар үткәрелми башлый. Аның каравы, 1912, 1920 һәм 1924 еллардагы Уеннар вакытында “гади сикерүләр” дип аталган дисциплина да кертелә.

Хатын-кызлар 1912 елгы Олимпиада вакытында беренче тапкыр ярышалар. Алар каланчадан сикерү дисциплинасында көч сынашалар. 1920 елдан хатын-кызлар трамплиннан сикерү дисциплинасында да ярыша башлыйлар.

Суга сикерү буенча беренче заманча ярышлар якынча 1880 елда Бөекбританиядә үткәрелә. 1890 елда әлеге төр буенча Европа чемпионаты оештырыла.

1908 елда – Йөзү буенча халыкара һәвәскәрләр федерациясе, ә 1927 елда Йөзү буенча Европа лигасы оеша.

1973 елдан бирле әлеге дисциплина буенча Дөнья чемпионаты үткәрелә башлый.

Озак вакытлар Олимпиаданың рәсми программасына 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан суга ялгыз сикерү буенча ярышлар гына кертелә. 2000 елгы Уеннар вакытында беренче тапкыр суга синхрон сикерү буенча ярышлар үткәрелә.

Олимпия уеннарында спортчылар 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан суга сикерәләр. Кайбер халыкара ярышлар программасына 1 метрлы трамплиннан суга сикерү буенча да ярышлар да кертелә.

Суга сикерү ярышлары өчен трамплин һәм каланча кирәк. Трамплин – озынлыгы 4, 8 метрлы, киңлеге 0,5 метрлы махсус такта. Аның бер башы бассейн бортына урнаштырыла. Трамплин су өстеннән 1 метр һәм 3 метр югарылыкта урнаштырыла, тактасын шумый торган махсус япма белән каплыйлар. Әлеге корылма спортчыга ныклап атынырга һәм шуның хисабына яхшылап этелеп китәргә мөмкинлек бирә. Каланча – төрле югарылыкта урнаштырылган платформалы корылма. Ул 1, 3, 5, 7,5 һәм 10 метр биеклектә урнаштырылган булырга мөмкин. Платформаның киңлеге – 2 метр, озынлыгы – 6 метр. Платформаның бер ягы бассейн кырыеннан 1,5 метр тирәсе чыгып тора.

Сылтамалар үзгәртү