Биатло́н (лат. bis — ике һәм бор. грек. ἆθλον — ярыш, бәйге) — чаңгыда йөгерү белән мылтыктан ату кушылган кышкы олимпия спорт төре. 1993 елдан алып халыкара ярышлар, ш.и. Дөнья кубогы һәм чемпионатлары, Халыкара биатлончылар берлеге тарафыннан уздырыла: (ингл. International Biathlon Union, IBU).

Биатлон

Халыкара федерация IBU
Беренче тапкыр искә алына 1767 ел
Сыйфатламасы
Төрләр спринт (10 км), шәхси узышлар (20 км), пасьют, масс-старт, эстафета (4Х7,5 км)
Категория кышкы спорт
кирәк-ярак чаңгылар, мылтык
Үткәрелү урыны чаңгы юлы, ату мәйданчыгы
Олимпия уеннарында 1960
Россия биатлончысы Светлана Ишморатова 2006 ел кышкы Олимпия уеннарында.

Тарихы үзгәртү

Дөньядагы илләрдә һәм аеруча Скандинавиядә чаңгыда ярышып ату спорт төре киң кулланылган. Соңрак патруль узышлары барлыкка килә (хәрби киемдә 30 км арада узышып өреп кабартылган шарларга аталар). 1924 елда Шамонида, 1928 һәм 1948 елда Санкт-Морицта үткән Кышкы Олимпиада уеннарында тамашачыларга хәрби кышкы патрульләрнең узышканын күрсәтәләр һәм бу спорт төре көярмәннәрдә зур кызыксыну уята. Бу ярышларның аерым спорт төре булып китүендә тамашачыларның аны кызыксынып каравы зур әһәмият уйный.

1957 елда заманча пятиборьеның халыкара союзы биатлонны рәсми рәвештә раслый. ә 1958 елның мартында Австриядә атучы чаңгычылар арасында беренче дөнья чемпионаты үткәрелә. Ике елдан исә — 1960 елда VIII Кышкы Олимпиада уеннарында (АКШ, Скво-Велли) биатлонның премьерасы үтә. Швед К.Летандер беренче Олимпиада чемпионы исемен яулый. Совет снайперы А.Привалов бронза медаль иясе була, уфалы динамолы Д.Соколов иң көчле ун спортчы исемлегенә эләгә. 1966 елдан пятиборье һәм биатлон халыкара союзы ярышларга яңа кагыйдәләр өсти башлый. 1967 елда беренче тапкыр үсмерләр арасында дөнья чемпионаты үткәрелә.

1978 елда пятиборье һәм биатлон буенча халыкара союз биатлонны популярлаштыру буенча зур адым ясый — аз калибрлы коралдан атуга күчә. Шулай итеп, яңа үзаллы оешма — халыкара биатлончылар союзы төзелә. 1997 елда пасьют (бастырып узышу) һәм массалы спорт төре кертелә.

1996 елдан бирле җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатлары оештырыла.

Кагыйдәләр үзгәртү

 
Ату чигендә

Биатлонда чаңгыда йөрү ысулы – ирекле. Чаңгыларның минимум киңлеге – 4 см, авырлыгы – 750 г. Ату өчен минималь авырлыгы 3,5 кг мылтыклар кулланыла. Автоматик корал куллану тыелган. Атар өчен имән бармак кимендә 500 г көч куярга тиеш. Мылтыкның прицелы оптика белән җайлаштырылмаган. Диоптрик прицелны атканда мәрәнең кара түгәрәге белән тигезләргә кирәк. Патроннарның калибры 5,6 мм. Пуляның тизлеге көпшәдән 1 м арада 380 м/с тизлегеннән артырга тиеш түгел.

Ату мәйданында мәрәләргә кадәр ара 50 м тәшкил итә. Мәрәләр бишәү, алар ак пластинага уеп куелган. Атканда тигән саен мәрәләр механик ак клапан белән каплана. Мәрә үзе – ул 115 мм диаметрлы кара түгәрәк. Басып атканда түгәрәкнең һәр ноктасына тию исәпләнә, ә ятып атканда мәрәнең 45 миллиметр диаметрлы үзәк өлешенә тияргә кирәк. Пластинаның читенә эләгеп, пуля мәрәгә рикошет белән барып очкан очракта да тигән итеп санала. ул чакта габарит узды дип әйтелә. Эстафетадан башка төрләрдә һәм ату чигендә биатлончыга 5 патронлы обойма бирелә. Эстафетада бер ату чигендә кулдан корыла торган 3 патрон кулланырга ярый.

Идел буенда үсеше үзгәртү

Биатлон күрше өлкәләрдән аеруча Башкортстанда үсеп тора. Башкортстанда биатлон 1958 елда башлана һәм ул, һичшиксез, чаңгы ярышы, биатлон һәм ату ярышы буенча спорт мастеры Дмитрий Петрович Соколовның исеме белән бәйле. Зур уңышларга ул биатлонда ирешә. Команда зачетында дөнья чемпионы (1959), шәхси һәм команда зачетында дөнья чемпионатларында күп тапкырлар призер, 1960 елда үткән VIII Кышкы Олимпиада уеннарында катнашучы Д.Соколов 1958 елдан 1964 елга кадәр «Динамо» клубында тренер булып эшли (Уфа). 1960 елларда биатлон Уфа шәһәрендә үсеш алып китә. Әдһәм Таһиров, Мазһар Алсынбаев, Памир Ямалеев Башкортстан биатлонын үстерүдә зур көч сала. Л.Дюнин, А.Сафаров, Ю.Тубакин, дөнья һәм Европа чемпионатларында күп тапкырлар җиңүче, Дөнья кубогы иясе, Олимпиада уеннарының (1998 ел) бронза призы иясе, атказанган спорт мастеры Павел Мөслимовсыз Уфа биатлонын данга күмә. 1986 елда Агыйдел елгасы ярында биатлон буенча спорт комплексы барлыкка килде. 2001 елдагы реконструкциядән соң ул танымаслык булып үзгәрде. Стадионы, трассасы, атышу урыны һәм административ биналары булган бу заманча спорт махсуслаштырылган корылма бүген халыкара стандартларга җавап бирә, республика, Россия һәм дөнья чемпионатлары ярышлары үткәрелә. Спорт комплексы базасында олимпиада резервындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли. Бу мәктәптә спорт белеме алган Филипп Шульман, Максим Чудов, Галина Куклева, Мария Косинова, Данил Асылгужин дөнья беренчелекләрендә зур уңышларга ирешеп Башкортстан данын бөтен дөньяга таратты. Җәйге биатлон — спорт төрләре арасында яшьләрдән санала. «Атучы» чаңгычыларның мизгел арасында кышкы ярышларга әзерләнгәндә килеп чыккан спорт төре. Җәй көне спортчылар трасса буйлап йөгерә һәм коралны атышу урынында гына кулына ала. Соңгы арада спортчылар трассада ролик-чаңгыда узыша башлады. Җәйге биатлон барлыкка килгәннән башлап Россия лидерлар исәбендә. Россия биатлончылары нинди генә ярышта катнашса да, һәрвакыт пъедесталга күтәрелә. Җәйге биатлон буенча I дөнья чемпионаты 1996 елда Австриянең Хохфильцен шәһәрендә үтте. Уфа шәһәре исә XI дөнья чемпионатының стартын кабул итте.

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү