1993 ел
1993 (бер мең тугыз йөз туксан өченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 1993 елы, II меңьеллыкның 993 елы, XX гасырның 93 елы, XX гасырның 10 унъеллыгының 3 елы, 1990 елларның 4 елы. 1993 елдан бирле 31 ел үтте.
- Халыкара җирле халыклар елы.
Еллар |
---|
1989 · 1990 · 1991 · 1992 — 1993 — 1994 · 1995 · 1996 · 1997 |
Унъеллык |
1970-еллар · 1980-еллар — 1990-еллар — 2000-еллар · 2010-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Милади тәкъвим | 1993 MCMXCIII |
Юлиан тәкъвим | 1992—1993 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7501—7502 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2745—2746 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5753—5754 ה'תשנ"ג — ה'תשנ"ד |
Һиҗри тәкъвим | 1413—1414 |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4485—4486 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1442 ԹՎ ՌՆԽԲ
|
Кытай тәкъвиме | 4689—4690 (23 гыйнвардан) 壬申 — 癸酉 кара маймыл — кара әтәч |
Хәбәш тәкъвим | 1985 — 1986 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2049—2050 |
- Шака самват | 1915—1916 |
Шәмси тәкъвим | 1371—1372 |
Буддачылык тәкъвиме | 2536 |
Япон ел исәбе | 5 ел Хэйсэй |
Вакыйгалар
үзгәртү- 1 гыйнвар — Чехословакия ике дәүләткә таркала — Чехия һәм Словакиягә.
- 20 гыйнвар — яңа АКШ президенты Билл Клинтон инаугурациясе.
- 22 март — БМО Генераль Ассамблеясе Бөтендөнья Су көнен игълан итә.
- 14 апрель — КамАЗ двигательләр заводын нигезенә хәтле яндырган янгын башлана.
- 15 апрель — Төрекмәнстан президенты С. Ниязов төрекмән телнең латин әлифбасына күчүе турында игълан итте.
- 26 апрель — «Ягымлы яз» татар студент яшьләренең милли иҗаты ачык фестивале беренче тапкыр уздырыла.
- 12 май — Эстония Европа Шурасына кабул ителә.
- 14 май — БДБ барлыкка килә.
- 24 май — Эритрея, Эфиопия составыннан чыгып, бәйсезлеген игълан итә.
- 25 июнь — Казанда Салих Сәйдәшев музее ачыла.
- 14 июль — Татарстан дәүләт гимны раслана.
- 7 август — Лондонның Букингем сарае өлешчә туристлар өчен ачык булды.
- 27 август — Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителә.
- 27 август — Алабугада Н.А. Дурованың музей-утары ачыла.
- 4 октябрь — Мәскәүдә Ак йорт штурмы.
- 6 октябрь — Казакъстан Милли-Демократик фиркәсе оештырылган.
- 1 ноябрь — Европа Берлеге нигезләнә.
- 12 декабрь — Референдум нәтиҗәсендә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1993 елда туганнар
- 14 гыйнвар — Азат Абитов, татар җырчысы.
- 15 гыйнвар — Дәлир Күзәев, татар спортчысы (футбол, ярымсакчы).
- 6 март — Алсу Сибгатуллина, драма актрисасы.
- 29 март — Диләрә Фазлыева, драма актрисасы, «Тантана» премиясе лауреаты (2017).
- 19 май — Камилә Шакирова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
- 29 май — Марат Яруллин, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче популяр татар җырчысы.
- 30 май — Гүзәл Гөлвердиева, драма актрисасы, Камал театры артисты (2013 елдан).
- 8 август — Ландыш Ибәтуллина, Кәрим Тинчурин театры артисты.
- 6 октябрь — Наил Якупов, татар спортчысы, алкалы хоккей (Һөҗүмче).
- 30 декабрь — Алинә Мөдәрисова, драма актрисасы, Әлмәт театры, Камал театры артисты.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1993 елда вафатлар
- 3 гыйнвар — Морзаһит Вәлиев, КПСС ТӨК сәркәтибе.
- 6 гыйнвар — Рудольф Нуриев, татар балетмейстеры, балет артисты.
- 22 гыйнвар — Кобо Абе, япун язучысы.
- 23 февраль — Николай Столяров, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы, очучы.
- 4 май — Абдулла Шаһиев, пулеметчы, гвардия сержанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1943/1992).
- 16 май — Галия Кайбицкая, татар җырчысы.
- 27 май — Илфак Смаков, башкорт җырчысы.
- 13 июнь — Галимҗан Камалиев, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 19 июнь — Сәйфи Кудаш, татар шагыйре.
- 31 июль — Габдрахман Кадыйров, спортчы, 6 тапкыр дөнья чемпионы.
- 25 август — Гыйлемдар Рамазанов, әдәбият галиме, тәрҗемәче, шагыйрь.
- 26 сентябрь — Миңнулла Гыйззәтуллин, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 12 октябрь — Фәрит Гыйльми, язучы.
- 23 ноябрь — Рөстәм Яхин, татар композиторы.
- 23 декабрь — Салих Япиев, ТАССР эчке эшләр министры.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
үзгәртү- Ринат Мөхәммәдиев, татар язучысы.
Нобель премиясе лауреатлары
үзгәртү- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Рассел Халс, Джозеф Тейлор.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Кэри Муллис, Майкл Смит.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Робертс, Филлип Шарп.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Тони Моррисон.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Фогель, Дуглас Норт.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Нельсон Мандела, Фредерик Виллем де Клерк.
Шулай ук карагыз
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |