Марат Яруллин
Марат Яруллин — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче популяр татар җырчысы һәм музыкант.
Марат Яруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Марат Максут улы Яруллин |
Туган | 29 май 1993 (31 яшь) Актук, Уразавыл авыл шурасы[d], Кызыл Октябрь районы, Түбән Новгород өлкәсе, Россия |
Яшәгән урын | Мәскәү |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт мәдәният университеты[d] |
Һөнәре | музыкачы, театр актеры |
Биографиясе
үзгәртүМарат Максут улы Яруллин Кызыл Октяб районының Актук авылында туа. Ул мәшһүр Рәшит Ваһаповның авылдашы да. Әтисе — авыл мәдәният йорты җитәкчесе Максут Мәнсур улы Яруллин. Әнисе Рафия Җәфәр кызы — укытучы. Абыйсы Ринат — билгеле баянчы, апасы Гөлнара — режиссер.[1]
2010—2015 елларда Мәскәү дәүләт мәдәният институтының актерлар-режиссерлар һәм театраль режиссерлар факультетларында укый. Уку вакытында «Стейдж Интертеймент» продюсерлык агентлыгы белән хезмәттәшлек итә башлый. Башкалада куелган төрле мюзикллларда катнаша.[2]
2014 елда үткән Татар моңы телевизион конкурсы лауреаты була.[3] Шул вакыйга аны татар эстрадасына авыштыра. Ул җырчы карьерасын башларга була. 2017 елда беренче соло альбомын чыгара. Түбәншәһәр өлкәсендә авылларда концертлар бирә башлый. Мәскәүдә беренче концертын уңышлы узгач, башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда гастроль эшчәнлеген башлый.
Музыкаль клиплардан гайре Марат Яруллин командасы белән кыскаметражлы фильмнар төшерә. Беренчесе — «Ал гөлләрем» җырына багышлап төшерелгән фильм. Вакыйгалар авылда (Актукта) һәм Мәскәүдә бара. Фильм көлкеле диалогларга һәм профессиональ оператор алымнарына бай. Җыр үзе татар телендә яңгыраса да, геройларның диалоглары сергач сөйләшендә алып барыла.[4]
Дискография
үзгәртү- Кемнәр сине шулай сагыныр, 2018 ел.
- Сагынырсың, 2021 ел.
- Ал гөлләрем, 2021 ел
- Минем серем, 2022 ел.
- YouTube сайтында Марат Яруллинның каналы