Сергач сөйләше (рус. сергачский говор) — татар теленең мишәр диалекты сөйләше, нижгар мишәрләре арасында таралган.

Сергач сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:
Түбән Новгород өлкәсе
Мәскәү
Мәскәү өлкәсе
 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Сергач сөйләше Түбән Новгород өлкәсе татарлары арасында таралган.[1] Фин татарлары сөйләше дә сергач сөйләше нигезендә формалашкан.[2]

Үзенчәлекләре үзгәртү

Сергач сөйләменең аерым үзенчәлеге булып ц-кылдау тора, ул ц-кылдаучы мишәр сөйләшләренә керә. Бу үзенчәлек Түбән Новгород өлкәсенең барлык татар авылларына хас, Камка авылында гына ц белән беррәттән ч кулланалар. Бу XIX гасырда әлеге авылга Сембер губернасының Буа өязеннән җирле чуалышлар белән бәйле рәвештә казан татарлары төркеме куылуы белән бәйле булырга мөмкин. Ц-кылдау озак вакыт дәвамында хәтта интеллигенция вәкилләренең сөйләмендә дә сакланып килгән.

Сергач сөйләше өч урынчылыкка бүленә: төньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш.

Төньяк урынчылык з-лаштыручы, Пьянадан төньяктарак урнашкан авылларда таралган. Җил, җыен һ.б. кебек сүзләр зил һәм зыен дип әйтелә. Шулай ук төньяк урынчылыкта әтәч сүзе куцат дип әйтелә, калганнарда әцәт сүзен кулланалар. Чүмеч сүзе олы кашык була, башка сөйләмнәрдә күпе дип әйтәләр. Сөйләмгә Татар Моклокасы, Ишавыл, Тукай, Бозлау, Анды, Ырга һәм Мөтеравыл керә.

Көнбатыш сөйләм — җ-лаштыручы, биредә [й] белән бергә [җ] да кулланыла. Таралышы буенча иң зур төркемчә булып тора.

Көнчыгыш сөйләм — й-лаштыручы. Сөйләмгә Яңа Мочали, Иске Мочали, Питрәксе, Кучкай Пажары һәм Кызыл Атау авыллары керә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сөйләштә бөтен җирдә дә «юк» сүзен «йок» дип әйтәләр.

Кызыклы фактлар үзгәртү

Мари теле сөйләшләрендәге татар теленнән кергән сүзләрдә ц-кылдау (цэвэр — цибәр, чибәр; цырэ, цырэй, цыри — цырай, чырай) алар белән бәйләнешләрдә торган сергач татарларыннан күчкән дип санала.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Онлайн - энциклопедия Tatarica.
  2. Ахметова Я. М. Говор татар Финляндии (В сравнительно-историческом аспекте) : Дис. канд. филол. наук: 10.02.20: Казань. 2004. 182 c. РГБ ОД, 61:04-10/1426.
  3. Казанцев Д. Е. К истории цоканья в диалектах марийского языка // Материалы и исследования по марийской диалектологии. — Йошкар-Ола: марийский научно-исследовательский институт. — 1987. — С. 177–197.

Чыганаклар үзгәртү

  • Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов: мишарский диалект татарского языка. — М.: Наука, 1978. — 271 с.
  • Баязитова Ф.С. Татар-мишәр рухи мирасы: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. Саранск, 2003.