Иске МочалиТүбән Новгород өлкәсе Пилнә районы татар авылы. Кече Мәдәнә суы өстенә урнашкан, Пилнә ш.т.б. кадәр 9 км ара. Яңа Мочали белән Яңа Мочали авыл советын тәшкил итә.

Иске Мочали
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Пилнә районы
Координатлар 55°25'тн, 45°56'кнч
Халык саны 584 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 607497
Рәсми сайт muchali.ucoz.ru
Русча атама Старо-Мочалей

Мочали атлы ике авыл ул – берсе Иске Мочали, икенчесе – Яңа Мочали, бу авылларны бер елга гына аера. 2009 елда яңа, 35 млн сумга төшкән 72 метрлы күпер сафка басты. Эрбишча белән Мочали арасы – кыр юлы, бернинди әсфәлт җәелмәгән, аралары 7-8 чакрым. Мочали авылы Пилнә районына керә, шуңа күрә ике зур татар авыллары арасында таш юлы юк, хәттә үзләре бере–беренә килеп–китеп йөрсәләрдә.

Сугышта үлгәннәр саны – 202 ике авылга.

Элек ике авылга ике мәктәп булса, әле Яңа Мочалидә урта мәктәп бар.

Күмәк хуҗалык сакланган («Алга», рәисе – Х. Фәйзерахманов)

Предпприятиеләрдән «Пождепо» бар.

Чыганаклар үзгәртү