Яңа МочалиТүбән Новгород өлкәсе Пилнә районы татар авылы. Кече Мәдәнә суы өстенә урнашкан, Пилнә ш.т.б. кадәр 9 км ара. Иске Мочали белән Яңа Мочали авыл советын тәшкил итә.

Яңа Мочали
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Пилнә районы
Координатлар 55°25'тн, 45°55'кнч
Авыл советы башлыгы Алсу Юсипова
Халык саны 381[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 607497
Рәсми сайт muchali.ucoz.ru
Русча атама Ново-Мочалей

Мочали атлы ике авыл ул – берсе Иске Мочали, икенчесе – Яңа Мочали, бу авылларны бер елга гына аера. 2009 елда яңа, 35 млн сумга төшкән 72 метрлы күпер сафка басты.

Мәгариф үзгәртү

Элек ике авылга ике мәктәп булса, әле Яңа Мочалидә урта мәктәп бар, бар дәресләр рус телендә укытыла, татар теле фән буларак керә. Яңа Мочали урта мәктәбендә 2010/11 уку елында 85 бала укып йөрде. Мәктәптә 16 укытучы эшли.

Яңа Мочали авылы хуҗалыгында СПК «Родина» 2400 гектар җир исәпләнә. Хуҗалык рәисе – мәчет имамы Фәйзрахман Шабанов. Орлык һәм фураж, печән-салам җитәрлек хәзерләнгән. Җәй көннәрендә монда 67 кешегә эш урыны бар.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү