Мишәр диалекты

татар теленең төп өч диалектларының берсе

Мишәр диалекты яки көнбатыш диалекттатар теленең төп өч диалектларының берсе.

Мишәр диалекты
Барлыкка килү урыны Мишәрләр
Язу кирилл язуы
Нинди веб-биттә тасвирланган turkic.elegantlexicon.com/lx.php?lx=msh

Таралышы

үзгәртү

Мишәр диалектының төп сөйләшләре

үзгәртү
  • сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсе);
  • чистай сөйләше (Татарстан һәм Самара өлкәсе);
  • чүпрәле сөйләше (Татарстанның Идел аръягы һәм Чувашия);
  • күршә (Тамбов өлкәсе);
  • мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсе);
  • хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсе);
  • темников (төмән) сөйләше (Мордовия, Пенза, Тамбов өлкәләре);
  • ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышы);
  • күзнәй сөйләше (Пенза өлкәсе);
  • алтата сөйлөше (Сарытау өлкәсе);
  • байкыбаш сөйләше (Башкортстанның төньяк-көнбатышы);
  • шарлык сөйләше (Ырынбур өлкәсендә);
  • стәрлетамак сөйләше (Башкортстанның көнбатышы, Татарстанның көнчыгышы).
  • карсун (Ульяновск өлкәсе);
  • мордва-каратай (Татарствнның Кама Тамагы һәм Лаеш районнары);
  • чистай керәшеннәре (Татарстанның Кама аръягы);
  • тау ягы керәшеннәре (Татарстанның Кайбыч районы);
  • кострома (Кострома шәһәре Татар бистәсе);
  • волгоград (Волгоград, Әстерхан өлкәләре, Ставрополь крае, Төньяк Кавказ).
  • әҗе (Рязань өлкәсе)[1]

Мишәр диалектына хас фонетик үзенчәлекләр

үзгәртү

а) ҡ, ғ авазлары к, г булып әйтелә яисә төшеп кала: гадәт — адәт, гафу — афу, гали — али;

ә) а авазы иренләшми, саф кала;

б) өй, ай, әй дифтонглары монофтонглаша — бер аваз булып әйтелә: өй — ү, кайнар — каняр, сөйлә — сүлә;

в) ц, ч, дҗ аффрикатлары бар: цәй, чиләк, дҗиләк;

г) сүз башында җ авазын й ләштерү хас: җил — йил, җир — йир.

Тел галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев болай дип яза: «Татар әдәби теленең фонетикасы нигезендә урта (Казан) диалект ятса, морфологик системасын мишәр диалекты тәшкил итә».

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү