Тау ягы керәшеннәре сөйләше (мәлки сөйләше, подберезье сөйләше, рус. молькеевский говор, подберезенский гвор) — татар теленең көнбатыш диалекты сөйләше. Татарстанның Кайбыч районы керәшен татарлары арасында таралган.

Мәлки сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстанның Кайбыч районы

 Классификация
Төркем:

Географиясе үзгәртү

Татарстанның Кайбыч районы керәшен татарлары районның 12 авылында күпләп торалар.

Иске Тәрбит авылы җирлеге составына 3 авыл керә: Иске Тәрбит, Соравыл, Камыллы. Ул Татарстанның Кайбыч районына керә. Монда яшәүче халык - Тау ягы керәшеннәре, ырым керәшеннәре яки мәлки керәшеннәренә карый. Алар  — керәшен татарларының Тау ягында яшәүче үзенчәлекле бер төркеме. 

Сөйләше үзгәртү

  • Сүз башындагы й авазынҗ ләштерү дә киң таралган: җегет, җарар, җахшы һ.б.;
  • Инфинитив фигыльнең үзенчәлекле төре кулланыла: барас була, кайтас килә, бармалы, кайтмалы һ.б.
Иске Тәрбит, Камыллы Соравыл Әдәби тел
Җапрак җапрак кәбестә
Алма алма бәрәңге
Багалма багалма алма
шалай шалай шулай
энде энде инде
кирче ишегалды ишегалды
тәңкәл тәңкәл урындык
Миҗәү, мизәү Чыбала,  мизәү аш чүмече
тустыган тустыган чүмеч, соскы
күзлек күзлек көзге
кәкәй кәкәй ит
багали карале кара әле
матча матча түшәм
бытмыл бытмыл идән асты
нүгрәп баз баз, нәүрәп
ызба ызба йорт
беген беген бүген
Миен, сиен, минеке Миен, сиен, минеке минем
әнню, әттю әню, әтю әни, әти
чыгыт чыгыт эремчек
куймак кимак коймак
җәшни тәбия, җәшнәй йомырка тәбәсе
сир сир сыер
кукамай ичбиби камка
бульнис бульнис больница
куйрык кыйрык койрык
кучат кучат, әтәч әтәч
әнчек әнчек эт
әнчек эчәге әнчек эчәге эт эчәгесе
аягасты аягасты идән
гаҗит гаҗит гәзит
кагаз кагаз кәгазь
бидра бидра чиләк
кыяшәнчек айбагар көнбагыш
бәләй бәләй бияләй
бути итек резин итек
магазин, лаука магазин, лаука кибет
үгә, үдә үгә,үдә өйгә

Чыганак: үзгәртү

  • История и культура татар-кряшен (XVI–ХХ вв.) (Керәшен татарларының тарихы һәм мәдәнияте (XVI-ХХ гасыр)): коллективная монография. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. – 960 с. + 36 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-213-6