Шәмси тәкъвим
Шәмси тәқъвим (Иран тәкъвиме, Сәнәи шәмсия; гарәп. تقويم هجري شمسي тәқвим һиҗри шәмси) — Иранда һәм Әфганстанда кулланылган кояш йөреше белән исәпләнә торган ел хисабы.
Ай исемнәре
үзгәртүШәмси айлар | |||||||||||
Хәмәл | Сәвер | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут | |||||||||||
Милади тәкъвим | Һиҗри тәкъвим | Татар тәкъвиме |
Көннәр исәбе |
Айлар исеме[1][2] | Милади тәкъвимдә тәңгәллеге (кәбисә булмаган елында) |
Зодиак билгесе | ||
татарча | гарәпчә | ||||
1 | 31 | хәмәл | حمل | 21 март — 20 апрель | Кучкар |
2 | 31 | сәвер | ثور | 21 апрель — 21 май | Үгезбозау |
3 | 31 | җәүза | جوزا | 22 май — 21 июнь | Игезәкләр |
4 | 31 | саратан | سرطان | 22 июнь — 22 июль | Кысла |
5 | 31 | әсәт | اسد | 23 июль — 22 август | Арыслан |
6 | 31 | сөмбелә | سنبله | 23 август — 22 сентябрь | Кыз |
7 | 30 | мизан | میزان | 23 сентябрь — 22 октябрь | Үлчәү |
8 | 30 | гакрәп | عقرب | 23 октябрь — 21 ноябрь | Чаян |
9 | 30 | кавәс | قوس | 22 ноябрь — 21 декабрь | Укчы |
10 | 30 | җәди | جدی | 22 декабрь — 20 гыйнвар | Кәҗәмөгез |
11 | 30 | дәлү | دلو | 21 гыйнвар — 19 февраль | Сукояр |
12 | 29/30 | хут | حوت | 20 февраль — 20 март | Балыклар |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. 2013 елның 31 май көнендә архивланган.
- ↑ Хәмәл — сарык бәрәне; зодиак тамгалары буенча 22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр була торган вакыт арасы; сәвер — апрель ае; үгез; җәүза — игезәкләр (зодиак тамгасы, май ае тамгасы); саратан — июнь ае; кысла; әсәд — арслан; июль ае; сөнбелә — август ае, ашлык башагы; мизан — үлчәү; гакрәб — чаян; зодиак тамгасы буенча 22 октябрьдан 22 ноябрьгача була торган вакыт (октябрь ае); кавәс — җәя; зодиак тамгасы буенча булган елның ноябрь ае; җәди — кәҗә бәтие; зодиак тамгасы буенча егерме икенче декабрьдан егерме икенче январьгача булган вакыт; Иран ел хисабы буенча 10 нчы ай; дәлү — су чиләге; зодиак елының бер ае исеме булып 22 нче январьдан 22 нче февральга кадәр булган вакыт, январь ае; хут — диңгездәге бик зур балык; кит балыгы; зодиак тамгалары буенча 22 февральдән 22 нче март арасында булган вакыт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.