Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар
Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (مستفاد الاخبار في احوال قزان وبلغار, тат. Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр) — тарихи чыганакларга нигезләнеп 1880 елларда иске имләдә язылган Шиһабетдин Мәрҗани хезмәте.
Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар | |
Нигезләнү датасы | 1885 |
---|---|
Атама | مستفاد الاخبار في احوال قزان وبلغار |
Жанр | тарих |
Автор | Шиһабетдин Мәрҗани |
Нәшрият | Казан университеты басмаханәсе, Домбровский басмаханәсе, Татарстан китап нәшрияты һәм Әнкара университеты[d] |
Чыгыш иле | Россия империясе |
Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
Чыгару датасы | 1885 һәм 1900 |
Вакыйга кая урын алган | Идел буе Болгары, Кашан бәклеге, Казан ханлыгы, Казан патшалыгы[d] һәм Казан губернасы |
Эчтәлеге
үзгәртүКитапта болгар, хәзәр, татар һәм башка төрки халыклар турында мәгълүматлар тупланган. Ике китап итеп бастырыла (1885—1900).[1]
Әсәр татарлар өчен иң кыйммәтлеләрдән санала, ул күбесенчә татарлар тарихына багышланган һәм Идел-Урал төбәгенең ислам тарихнамәсе классикасы булып тора. Бу хезмәтнең татарлар тарихын фәнни яктан бәян итүнең башлангыч омтылышы дип танырга мөмкин булган беренче томында автор «татар» этнонимының барлыкка килү проблемаларын, милләт этногенезы тарихын карый. Тикшеренү Идел Болгариясе тарихыннан, «сакалиб», «хәзәр», «болгар», «кыпчак» һ. б. этнонимнар барлыкка килүдән башлана. Аннары Автор Чыңгызхан һәм аның токымнары төзегән барлык дәүләтләрнең формалашуы һәм таркалуы турында эзлекле рәвештә сөйли. Моннан тыш, ул болгарларның һәм соңрак формалашкан татарларның күршеләре белән сәяси мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен җентекләп тикшерә. Автор шәхесләр, аерым алганда, Болгар һәм татар галимнәре, аларның хезмәтләре һәм дөнья иҗтимагый фикеренә керткән өлеше турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә.[2]
Китапта кулланылган чыганакларны классификацияләп, аларның гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә язылганлыгын күрергә була. Әсәрнең бер өлеше башта Русьның, аннары Россиянең барлыкка килү һәм формалашу тарихына да кагыла.[2]
Басмалары
үзгәртү- 1885 — иске имләдә Казан Император университетының казенный басмаханәсендә — шәхси нәшир Мөхәммәдҗан Кәриминең заказы буенча.[3]
- 1897 — иске имләдә Б. Л.Домбровский типографиясендә[4]
- 1900 — иске имләдә Казан Император университетының казенный басмаханәсендә — шәхси нәшир Бакиров заказы буенча.[5]
- 1989 — кириллицада кыскартылган вариантта (Татарстан китап нәшрияты)[3]
- 1997 — латиницада Төркиядә.[6]
- 2018 — иске имля графикасында, Болгар ислам академиясе.[7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ 2,0 2,1 Источниковая база первого тома «Мустафад ал-ахбар фи ахвали Казан ва булгар» Ш. Марджани.
- ↑ 3,0 3,1 Ш. МӘРҖАНИ ӘСӘРЛӘРЕ / Китаплар. Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе. 2024 елның 22 июнь тикшерелгән.
- ↑ Мустафад аль-ахбар фи ахваль Казан ва Булгар. Часть первая. القسم الأوّل من كتاب مستفاد الأخبار في أحوال قازان و بلغار Типография Б.Л. Домбровского в Казани 1897 г., Татарский 264 стр. электронная библиотека татарского богословского наследия. 2024 елның 31 октябрь тикшерелгән.
- ↑ [https://darul-kutub.com/books/112/ Мустафад аль-ахбар фи ахваль Казан ва Булгар. Часть вторая.القسم الثّاني من كتاب مستفاد الأخبار في أحوال قازان و بلغار Типо-литография Императорского университета, Казань 1900 г. Татарский 368 стр]. электронная библиотека татарского богословского наследия. 2024 елның 1 ноябрь тикшерелгән.
- ↑ Книга. Мустафад аль-ахбар фи ахваль Казан ва Булгар (Источники по истории Казани и Булгара).
- ↑ Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар / кереш сүз авторы Д.Ə. Шаһабиев. — Казан: Болгар ислам академиясе, 2018. — 1 кис. — 264 б.; 2 кис. — 368 б. (иске имля графикасыда).