Иске имлә
- Төп мәкаләләр: Татар әлифбасы һәм Иске татар әдәби теле
Иске имлә (ايسكی املا) — татар телендәге дөрес язу кагыйдәләренең төре. Гарәп әлифбасында булган имлә. Иске татар әдәби телнең нигезе булып тора. Иске имләдә кагыйдәләрендә 1924 елга кадәр барча татар матбугат басмалары басылган. Хәзерге вакытта иске имләне Кытай татарлары куллана.[1] [2]
Тел-алды сузыклары (и, и (кыска), э, ө, ү), сүз уртасында хәрефләр урынына хәрәкәләр белән белгеләнгән һәм бу Төрки телләргә охшашрак имләне тәэмин иткән. Сүз башында вә ахырындагы бөтен сүзләр һәм сүз уртасындагы тел-арты (а, ы, о, у) хәрефләре белән билгеләнгән. Яңа имләгә караганда, бу озын гомерле әлифба татар теле өчен Гарәп-нигезле әлифбалар арасында яхшырак нигез тәшкил итә.
№ | Исеме | Сүз башында | Сүз уртасында | Сүз ахырында | Аерым язылганда | İQTElif | Заманәлиф | Кирилл әлифбасы | Искәрмәләр |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | әлиф | آ | ﺎ | ﺎ | آ | a | a | а | |
2 | әлиф | ئە,ﺍ | ە،ﺍ | ەﺎ | ئە،ﺍ | e | ä | ә | |
3 | би | ﺑ | ﺒ | ﺐ | ﺏ | b | b | б | |
4 | пи | ﭘ | ﭙ | ﭗ | ﭖ | p | p | п | |
5 | ти | ﺗ | ﺘ | ﺖ | ﺕ | t | t | т | |
6 | си | ﺛ | ﺜ | ﺚ | ﺙ | s | s | с | Сакау ç |
7 | җим | ﺟ | ﺠ | ﺞ | ﺝ | c | c | җ | |
8 | чи | ﭼ | ﭽ | ﭻ | ﭺ | ç | ç | ч | |
9 | хи | ﺣ | ﺤ | ﺢ | ﺡ | x | x | х | |
10 | хи | ﺧ | ﺨ | ﺦ | ﺥ | x | x | х | |
11 | däl | ﺩ | ﺪ | ﺪ | ﺩ | d | d | д | |
12 | зәл | ﺫ | ﺬ | ﺬ | ﺫ | z | z | з | Сакау ҙ
|
13 | ра | ﺭ | ﺮ | ﺮ | ﺭ | r | r | р | |
14 | зи | ﺯ | ﺰ | ﺰ | ﺯ | z | z | з | |
15 | же | ﮊ | ﮋ | ﮋ | ﮊ | j | j | ж | |
16 | син, сен | ﺳ | ﺴ | ﺲ | ﺱ | s | s | с | |
17 | шин | ﺷ | ﺸ | ﺶ | ﺵ | ş | ş | ш | |
18 | сад | ﺻ | ﺼ | ﺺ | ﺹ | s | s | с | |
19 | дад, зад | ﺿ | ﻀ | ﺾ | ﺽ | d, z | d, z | д, з | |
20 | ти | ﻃ | ﻄ | ﻂ | ﻁ | t | t | т | |
21 | зи | ﻇ | ﻈ | ﻆ | ﻅ | z | z | з | |
22 | гәйн | ﻋ | ﻌ | ﻊ | ﻉ | ğ | ğ | г(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ғ |
23 | гайн | ﻏ | ﻐ | ﻎ | ﻍ | ğ | ğ | г(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ғ |
24 | фи | ﻓ | ﻔ | ﻒ | ﻑ | f | f | ф | |
25 | каф | ﻗ | ﻘ | ﻖ | ﻕ | q | q | к(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: қ |
26 | каф | ﻛ | ﻜ | ﻚ | ﮎ | k | k | к | |
27 | гаф | ﮔ | ﮕ | ﮓ | ﮒ | g | g | г | |
28 | эң | ﯕ | ﯖ | ݣ | ﯓ | ñ | ñ | ң | Сүз башында очрамый |
29 | ләм | ﻟ | ﻠ | ﻞ | ﻝ | l | l | л | |
30 | мим | ﻣ | ﻤ | ﻢ | ﻡ | m | m | м | |
31 | нүн | ﻧ | ﻨ | ﻦ | ﻥ | n | n | н | |
32 | һа | ﻫ | ﻬ | ﻪ | ﻩ | h | h | һ | |
33 | уау | ﻭ | ﻮ | ﻮ | ﻭ | w, u, o | w, u, o | в, у, о | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ў, у, о |
34 | вау | ﯞ | ﯟ | ﯟ | ﯞ | v | v | в | W авазына туры килә |
35 | йа | ﻳ | ﻴ | ﻰ | ﻯ | y, î (i) | y, í, i | й, и, ый |
Тарихы үзгәртү
Гатикъ(борынгы) чоры үзгәртү
Гатикъ (борынгы) чоры (922-1445 сәнәләр, 28 хәреф) ошбу имлә гәрәб хәрефләреннән генә тора. Гатикый чорга караган татар-гарәп әлифбасы ислам динен рәсми кабул рәвештә Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң гамәлгә кергән дип санала.[3] Ибн Фазлан Багъдад хәлифлеге сифаратенең кябибе яза булгар-сәркалиб дәүләтендә инде төзелгән иде мәсҗид һәм уку йортлары. Димәк булгарлар ислам динен кабул иткәннәр һәм гарәб әлифбисын кулланганнар инде VIII гасырда.[4] Шундый иртә ислам диненең кабул итүе Болгарлар арасында табигыннар булуы сәбәп булырга мөмкин.[3]
Кара ханнар дәүләтендә Солтан Сатук Бугра Хан (920–956) 934-нче елда Ислам динен кабул иткән, һәм Караханидларның массакүләм динен кабул итү 960-нчы елда булган. Пәйтәхете Кашгарга күчкән. Ошбу хәл кадими татар әдәби традицияләренә өтәргеч бирде.
Гатикъ чорындагы иске имләдә язылган әдәби истәлекләр:
- Йосыф Баласагунлы
- Әхмәд Ясавый
- Сөләйман Бакырганый
- Әхмәд Югнәки
- Мәхмүд Кашгарый
- Мөхәммәд Әмин Әл-Булгари
- Мәхмүд Әл-Болгари "Нәһҗел-фәрадис"
- Ягъкуб бин Ногман "Болгар тарихы"
- Кол Гали "Кыйсаи Йосыф"
- Котб "Хөсрәү вә Ширин"
- Сәйф Сараи "Гөлстан бит Төрки"
- Саяди "Бабахан дастаны"
- Хисам Кятиб "Җөмҗөмә солтан дастаны"
- Рабгузый
- "Кисекбаш" китабы
- Олы Мөхәммәд хан хаты
һәм башкалар.
Кадими чор үзгәртү
Кадими чор(1445-1883 еллар, 32-35 хәреф) Ошбу чорда 28 хәрефкә 6 хәреф өстәлә.
Хәреф өстәлүләр ике өлештән тора. Иң беренче, гәрәб әлифбасындагы хәрефләр татар теленә хас булган бөтен тартыкларны белдерер өчен һәм фарсы теленең киң таралуы нисбәтеннән фарсы сүзләрен үзгәртмичә языр өчен 4 хәреф өстиләр. Шул дүрт хәреф татар сүзләренә дә тарала.[3]
پ | چ | ژ | گ | |
---|---|---|---|---|
Хәреф исеме | Пә | Чим | Ж | Гәф |
Мисал иске имләнең кадими чор вариантында | اژغرو | |||
Кирил графикасында | ||||
Аңлатма | татар-фарсы сүзләрендә еш кулланыла | татар-фарсы сүзләрендә кулланыла | алынма сүзләрдә генә | татар-фарсы сүзләрендә еш кулланыла |
Соңында татар әдипләре ڭ һәм ۋ хәрефләрен кулланалар, әммә кайбер мәшһүр әдипләребер "Ң" урынына "нүнкәф" نك куллануны дәвам итәләр. ۋ хәрефе урыс сүзләрдә генә, Ң исә татар сүзләрендә генә очрыйлар. Шагыйребез Габдулла Тукай "НүнКәф" хәрефен ڭ итеп кулланган, димәк ике хәрефкә аермыйча. Кадими чорда кулланыла торган имләне "Иске татар теле әлифбасы" дип атыйлар. Ошбу имлә бик якын була төрки, гәрәб халыклары белән аралашырга.[3]
"нүнкәф" хәрефенең язылышы | мисаллар |
---|---|
نك | |
نگ | |
ڭ |
Иске имләнең кадими чорындагы әдәби истәлекләр: үзгәртү
- "Идегәй" дастаны.
- Мөхәммәд Әмин "Могҗизнамә"
- Кол Шәриф
- Өмми Камал китабы
- Хәсән Кайгы
- Мөхәммәдьяр
- Мәүлә Колый
- Суфий Аллаһияр
- Габдрахим Утыз-Имәни
- Габделҗаббар Кандалый
- Гали Чокырый
- Акмулла
- Казтуган
- Дусмәмбәт
- Чалгыз Җырау
- "Җәмигъ әт-Таварих", "Дәфтәре Чыңгызнәмә", "Тәвәрих-болгария"
- Шиһабетдин Мәрҗәни
- Һади Атласи
һәм башкалар.
Иң соңгы совет чорындагы иске имләгә караган документ Муса Җәлилнең "Моабит Дәфтәре" булып тора.
Җәдиди чор үзгәртү
Яңа имләнең җәдиди чор 1883-1923 елларга туры килә. Әмма Кадими чордагы имләне куллану дәвам итә. Сүз башындагы сүзыкларны аерым белдерә башлыйлар. Һәр татар сузык хәрефләрен аерым белдерәләр.
Әхмәтһади Максуди һәм Габделкаюм Насыйри татар телендә булган сузыкларны аерым билгеләүне тәкъдим итәләр.[3]
Галимҗан Ибраһимов үзенең "татар сарыфы" дәреслегендә (1918) "Татар әлифбасы 38 хәрефтән тора: 32 тартык, 6 сузык"[5]
Хәрәкәләр белән | Кадими чорда | Мисаллар | Җәдиди чорда | Мисаллар | Соңгы кулланылышы | Мисаллар | |
---|---|---|---|---|---|---|---|
А | Мәдле آ | ا | آلابالق | آ | |||
Ә | اَ Фәтхәле | ه , ا ,اه | ئه ,ه | ||||
Ү | Заммәле اُ | او | ئو | ||||
У | اُ Заммәле | او | اۈ | ||||
О | Заммәле اُ | او | او | ||||
Ө | اُ Заммәле | او | اوُ | ||||
И | Кәсрәле اِ | اي | اياچى | اى | |||
Ы | ا | الص | ا | ||||
-ый дифтонг | ي | ||||||
Э | أ | أز | ئ |
Татар телендә язуда сүз уртасында [о][ө][е][ы]авазларын аеру өчен өстенә "өтер" даммә куйганнар.[6]
Иске Имлә кагыйдәләре үзгәртү
- Төп мәкалә: اىسكی املا قاعدهلری
Иске имләнең язуда үз кагыйдәләре бар. Шул кагыйдәләрнең берсе тартык ассемиляциясен язмау.
Әһәмияты үзгәртү
- Төп мәкалә: اىسكى املانڭ اهمیتى
Бүгенге Мирасы үзгәртү
- Төп мәкалә: اىسكى املانڭ ميراثى
Мисаллар үзгәртү
Габдулла Тукайның «Китап» шигъренең асыл нөсхәсе(«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»ннән):
کتاب
،هیچده کوڭلم آچلماسلق اچم پوشسه
،اوز اوزمنی کورهلمیچه روحم توشسه
جفا چیکسهم، جودهب بتسهم بو باشمنی
،قویالمیچه جانغه جلی هیچ بر توشکه
،حسرت صوڭره حسرت کیلب آلماش، آلماش
،کوڭلسز اوی بلهن تمام ئهیلهنسه باش
کوزلرمده کیببده جیتمگان بولسه
.حاضرگنه صغلوب، صغلوب جلاغان یاش
شول وقتده مین قولیمه کتاب آلام
آنڭ ایزگی صحیفهلرن آقتارام
.راحتلهنوب کیته شونده جانم، تهنم
.شوندنغنه دردلريمه درمان طابام
،اوقوب بارغان هربر یولم، هربر سوزم
بولا مینم یول کورسهتکوچی یولدزم
سویمی باشلیم بو دنیانڭ واقلقلرن
.آچیلادر، نورلانادر کوڭلم، کوزم
جیڭللهنهم، معصوملهنهم مین شول چاقده
رحمت ئهیتهم اوقوغانم شول کتابقه
،اشانچم آرطه مینم اوز اوزیمه
.امید برلن قاری باشلیم بولاچقغه
«Үз үземә»:
اوز اوزیمه
،تلیم بولورغه مین انسان علی
.تلی کوڭلم تعالی بالتوالی
کوڭلم برلن سویهم بختن تاتارنڭ
کوررگه جانلیلق وقتن تاتارنڭ
.تاتار بختی اوچون مین جان آتارمن
.تاتار بیت مین اوزمده چن تاتارمن
،حسابسز کوب مینم ملتکه وعدهم
.قرلماسمی واوی، والله اعلم
Чагыштырма мисал үзгәртү
Киләсе текст Иске имлә, Яңа имлә, Заманәлиф, Яңалиф һәм Кирилл әлифбасы кулланып чагыштыру өчен бирелә.
Иске имлә | Яңа имлә | Заманәлиф | Яңалиф | Кирилл әлифбасы |
---|---|---|---|---|
بارلق كشیلر ده آزاد هم اوز آبرويلری هم حقوقلری یاغندن تیڭ بولوب طوالر. آلرغه عقل هم وجدان بیرلگان هم بر-برسینه قراطه طوغانلرچه مناسبتده بولورغه تیوشلر. | بارلئق كئشئلەر ده ئازات هەم ئوز ئابرویلارئ هەم حۇقوقلارئ یاعئننان تیڭ بولئپ توالار. ئالارعا ئاقئل هەم وۇجدان بیرئلگەن هەم بئر-بئرسئنە قاراتا توعاننارچا مۇناسەبەتتە بولئرعا تیئشلەر. | Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. | Barlıq keşelәr dә azat hәm üz abruyları hәm xoquqları yağınnan tiŋ bulıp tualar. Alarğa aqıl hәm wөcdan birelgәn hәm ber-bersenә qarata tuğannarça mөnasәbәttә bulırğa tieşlәr. | Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр. |
Тагын кара үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Татары. Энциклопедия "Вокруг света".
- ↑ Regional Autonomy for Minority Peoples.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Сабиров А. Иске татар имләсе буенча дәреслек(өченче басма) - Казан Иман, 2018. - 88 бит
- ↑ М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.
- ↑ Галимҗан Ибраһимов "Татар сарыфы"
- ↑ Р.С. Абдуллина Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре - Казан: Татарстан китап нәшрияты 2016 ел