Яңа имлә

(Яңа Имлә битеннән юнәлтелде)

Яңа имлә(тат. ياڭا ئيملە ) — гәрәп имләсендә нигезләнгән орфография кагыйдәләре. Яңа имлә 19201927 елларда гарәп графикасы нигезендә кулланылган татар алфавиты булып тора. 1927 елда Яңалиф белән алыштырыла. Ошбу имләдә 1925 елда "Биш ел эчендә" агитация китабы чыккан.

Яңа имлә
Сурәт
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Төп мәкалә: Татар әлифбасы
Яңа имләдә язылган сүз, قازان
ئا ﺋﻪ پ ب ت ج چ ح
د ر ز ژ س ش ع ف
ق ك گ ڭ ل م ن و
ئي ئو ئوُ ئىُ


Дөрес язу кагыйдәсе үзгәртү

Яңа имлә 28+1(Һ хәрефе өчен) хәрефтән тора һәм Хәмзә хәрәкәсе.

ياڭا ئيملە
Язылышы Хәреф исеме Язылышы Хәреф исеме
غ Ғы ئا А
ف Фа ئە ھ Ә, Һ
ق Қы ب Ба
ك Ка پ Па
ڭ ң ج Җә
ل Ла چ Чә
م М خ Ха
ن Н د Да
ۋ و Ԝ, В ر Ра
ئي ي И, Й ز За
ئو У, Ү ژ Же
ئۇ О, Ө س Са
ئىُ Ы, Е, Э ش Ша
 
MS Windows Уйгур төймәсәренең макеты.

Компьютер төймәсәре өчен Уйгур төймәсәрен кулланып була.

Сузыкларны язу кагыйдәсе
сүз ахырында сүз уртасында сүз башында Язу кагыйдәсе Нокталары һәм билгеләнелеше аерым язылышы
А хәрефе ا ا ئا аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ا ئا
Ә хәрефе ە ە ئە аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ە ئە
И хәрефе ي ي ئي аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ي асында ике нокта бар ئي
Ү, У хәрефе و و ئو аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм و ئو
О, Ө хәрефе ۇ ۇ ئۇ аерым язылганда ике хәрефтән тора ئ һәм ۇ өсендә сүкүнле(өтер) бар ئۇ
Ы, Е, Э хәрефе ىُ ىُ ئىُ аерым язылганда бер хәрефтән тора ئ. ئ хәрефе һәр сузыкны башлаганда языла сүз алдында язганда хәмзәле, сүз уртасында һәм азагында сүкүнле. йа ىُ хәрефе ике ноктасыз. ئ яки ئىُ

Тәнкыйть үзгәртү

Алынма сүзләрдә кулланыла торган ع, ظ,ض,ذ,ح,ث хәрефләре алыштырына һәм кулланылмый.

Алынма сүзләрдә кулланыла торган хәрефләр
ع ظ ض ذ ح ث
Гәйн За(калын) З(Д)ад (калын) Ирен-теш Ҙәл Ха Ирен-теш Ҫә

Син س хәрефе белән әйтелеше буенча төрле булган ص, ث, س хәрефләрен билгелиләр.

За ز хәрефе белән әйтелеше буенча төрле булган ز, ذ, ظ, ض, хәрефләрен билгелиләр.

Та ت хәрефе белән төрле калынлыкта булган ت, ط хәрефләрен билгелиләр.

Ха خ хәрефе белән әйтелеше буенча төрле булган خ,ح хәрефләре билгеләнә.

Гәрәб-Фарсы алынма сүзләрне язганда кыенлыклар тудыра яңа имлә, чөнки Иске имләдә исә ничек оригиналда шулый языла. Ошбу яңа имләдә мондый принцип юк, әмма татар халкы гына түгел шул имләне Уйгур халкы куллана. Яңа имләдән аермалы буларак исләһәтле яңа уйгур язуы аерым Ү, Ө, Й, Ы, И хәрефләрен аерым билгелий.

Тарихы үзгәртү

1920 елда Татарстан АССР игълан иткәннән соң һәм декретка Владимир Ленин, Михаил Калинин һәм Авель Енукидзе кул куелгач 1920 елларда масса күләм татарларны укыту өчен агитация алып барыла. 1920 елда кабул ителә. Совет Агитация материаллары нәкъ шул имләдә чыга. 1923 елда Әзербайҗан латин графикасы чыга һәм 1924 елда Эшче газетысында Октябрь әлифбасы чыга. 1924 елда Мәскәүдә Әлифба комитеты төзелә. 1926 елның февралендә Тюркологлар Җыены була анда латин әлифбасына күчергә тәкъдим ителә. Татар зыялары латин имләсенә якшы карыйлар, әмма Латин (Октябрь)[1] әлифбасына күчү тәкъдимен кире кагалар.[1]

1930 елда яңа имлә дәүләт тарафыннан кире кагыла.

Кагыйдәләре үзгәртү

Фонетик принципка нигезләнгән сүзләрнең язылышы.

Тагын Кара үзгәртү

Мисаллар үзгәртү

بولات سۇلەيمانۇۋنىڭ شيغىيلەرىن سىزنېڭ ئيغتيبارغا تەقديم ئيتەم

مين قايتيرمين

ياسەسەم دە توكەي قازاندا،

يۇرىسەم دە ئيدىل يارىندا، -

توغان جيرىم

سىبىر قۇچاغىما،

بىر قايتىرمىن ئەلى تاغىن دا.


تۇرمىش ئۇزى ميڭا بېلېم بيرە

تايغالاردە يوللار سھبىرلىق.

ئە سين، جىرىم قايتما سىبىرگە،

بولسھڭ ئەگەر

بورانىندا كومىلىپ قالىرلىق.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.