Кисекбаш поэмасы

«Кисекбаш» — якынча XIV-XV гасырларда язылган поэма, татар әдәбияты ядкяре. Әсәрнең авторы да, язылу вакыты һәм урыны да билгесез. Эчтәлегенә һәм тел стиленә карап, гадәттә, аны XIII-XV йөзләргә (Алтын Урда чорына) кертәләр. Ләкин башка фикерләр дә бар: мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗәни аның болгар чорына караганын әйтә. Аерым күчерелмәләрдә Гали исеме очрый, кайбер галимнәр бу авторның исеме дип саный.

Кисекбаш икеюллык строфалар — бәетләр белән язылган. Аларның саны 135тән арта.

Поэма татарлар арасында киң таралыш таба. Аның күп санлы кулъязма һәм басма нөсхәләләре бар. Әсәр мәдрәсәләрдә өйрәнелгән.

Кисекбаш поэмасына шактый нәзыйрә әсәрләр язылган. Алар арасында иң күренеклесе — Габдулла Тукайның Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш поэмасы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.