Нәзыйрәчелек (гарәп/фарсы телләрендә өлге, үрнәк, охшатма) — Урта гасырларда Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында киң таралган шигъри форма. Аның асылында башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туып, аңа охшатып яңа әсәр язу ята.

Тасвирлама үзгәртү

Әдип үзенә кадәр иҗат ителгән нинди дә булса билгеле бер әсәрнең темасын, сюжетын һәм төп каһарманнарын алып, башка әсәр иҗат итә. Гадәттә, эпик әсәрдә төп чыганакның темасы, еш кына исеме, сюжетының төп мотивлары саклана. Ә лирик әсәрләрдә (чыганак белән бер үк телдә булса) рифма, аерым сурәтләр чаралары да сакланырга мөмкин.

Нәзыйрәдә әдип мәгълүм теманы ачуда һәм сюжетны эшкәртүдә үзе сайлаган автор белән ярышка чыга.

Мисаллар үзгәртү

Шәрык әдәбиятында күп классик әсәрләр нәзыйрә ысулы белән иҗат ителгән. Мәсәлән, Нәваиның «Хәмсә» әсәре. Татар әдәбиятында да күп кулланыла: Сәйф Сараи, Котб, Мөхәмәдьяр, Шәмсетдин Зәки һәм башкалар. Габдулла Тукайның "Тәүбә вә истигъфар" шигыре Александр Пушкинның "Унынчы васыять" шигыренә нәзыйрә булып тора.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.