Ри́фма ( грек. ῥυθμός - «ярашучанлык» яки борынгы алман. rim — «сан») – әдәбият термины, ике яки берничә шигырь юлының охшаш (аваздаш) сузык яки тартык авазларга тәмамлануы.

Рифма төрләреҮзгәртү

  • Юл азагында аваздаш сүзләр сузык авазга тәмамланса, аны ачык рифма дип, тартык авазга тәмамланса, ябык рифма дип йөртәләр. Ләкин шигърияттә, халык иҗатында, мәсәлән, җырларда, тулысы белән тик ачык, я булмаса тик ябык рифмадан гына торган строфаны табуы кыен. Гадәттә, бер үк җырда алар аралашып киләләр.
  • Юл башы рифмасы, шулай ук эчке рифма да кулланыла.
  • Еш кына җыр, мәкаль-әйтемнәрнең шигырь юлы үтәдән-үтә рифмага (рус. сквозная рифма) нигезләнә.
  • Соңгы ике яки өч-дүрт, хәтта ун-унике иҗек аваздаш килсә, тулы рифма була.
  • Әгәр шигырь юлының бер генә сүзе рифмалашкан булса, гади рифма була, ике сүзе рифмалашкан очракта–кушма рифма диләр. Кушма рифманың бер төре – рәдиф. Бу очракта юл азагында ким дигәндә ике сүз рифмалашып килә, аларның икенчесе, гадәттә, бер үк сүзнең юл саен кабатланып килүеннән ясала.
  • Робагый рифмасында шигырь юллары аааа, ааба, абаб тәртибендә рифмалашып килә.

Ачык рифмаҮзгәртү

Сандугачкай идем үз илемдә,
Сайрый-сайрый идем илемдә.
Сагынганым белән саргайганны
Мин белгертми идем үзем дә. (Халык җыры)

Ябык рифмаҮзгәртү

Яхшылыкка эреп китәм-балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне – бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм сүгәм, мактый алмыйм!-
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!( Г. Тукай. Бер татар шагыйренең сүзләре)

Рәдиф (кушма рифманың бер төре)Үзгәртү

Җидегән генә дигән җиде йолдыз
Өлкәрләрен ташлап китә алмый.
Ирмен дигән асыл ирләр
Туган илен ташлап китә алмый. (Халык җыры)


Арыслан-киек сикермәс
Каршысында тау булса;
Егет кеше һич кайгырмас,
Газиз башы сау булса.(Борынгы җыр)


Татардан туган нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга-ил булды,
Яу булганга яу булды.
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды. Идегәй» дастаны)

Юл башы рифмасыҮзгәртү

Бирмә серне, бул гали-типсен йөрәк зурлык белән!
Булма мәхзүн – сынма төшенкелек, белән, хурлык белән!
Бирмә тезгенне кара көчләргә – булма кол кеше!
Бул-батыр! Бул-нык кеше! Бул-ир кеше! Бул-хөр кеше! (Н. Думави. Син-Кеше!)

Робагый рифмасыҮзгәртү

Хаким без дип, горур түш какты күпләр,
Әҗәл серен беләм, дип бакты күпләр;
Галәм асылын ача алмый алҗып-арып,
Кәфен чорнап ләхеткә ятты күпләр. (Гомәр Хәййам)

ЧыганакларҮзгәртү

1. Татарская литература (дәреслек-хрестоматия). К., 2010. ISBN 978-5-7761-2046-6

2. С. Галин. Тел ачкычы - халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.

Моны да карагызҮзгәртү