Салават Галин
Салават Галин, Салават Әхмәдия улы Галин (баш. Салауат Әхмәҙиә улы Галин, 1934 елның 3 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР Баймак районы, Гаделбай — 2010 елның 29 марты, РФ, БР, Уфа) – язучы, халык иҗатын өйрәнүче галим, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1968). Филология фәннәре докторы (1995), профессор (1995), академик (1998). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1980). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1975).
Салават Галин | |
---|---|
Салават Галин | |
Тугач бирелгән исеме: | Салават Әхмәдия улы Галин Салауат Әхмәҙиә улы Галин |
Туу датасы: | 3 март 1934 |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Гаделбай |
Үлем датасы: | 29 март 2010 (76 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, БР, Уфа |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы, галим |
Иҗат итү еллары: | 1967-2010 |
Юнәлеш: | фольклор |
Жанр: | фәнни мәкаләләр |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Еллар һәм җырлар» (1967) |
Премияләр: | Г. Сәләм премиясе (1968) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1934 елның 3 мартында БАССР Баймак районы Гаделбай авылында туган. I Эткол җидееллык мәктәбен, Темәстә педагогика укуханәсен (1952), Стәрлетамакта педагогия институтын (1958), ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институты асприантурасын (1961) тәмамлый.
1952-1953 ел ларда Баймак районы Таулыкай мәктәбендә, 1958-1959, 1971-1987 елларда Стәрлетамакта педагогия институтында укыта (ассистент, доцент, кафедра мөдире, проректор). 1987 елдан Уфада мәгарифне үстерү институтында кафедра мөдире.[1]
Иҗаты
үзгәртүХалык иҗатын җыю, бастырып чыгару, фәнни яктан өйрәнү өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Курган, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь, Ырынбур, Самара, Сарытау өлкәләренә, БР районнарына оештырылган фольклор гыйльми сәяхәтләренә фәнни җитәкче булды. «Башкорт халык иҗаты» басмасында «Җырлар» бүлеген әзерләде. Уку әсбаплары, программалар, «БР мәдәнияты» дәреслеге авторы.[2]
Хезмәтләре
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6
Сылтамалар
үзгәртү- Уфагид сайты
- Башкорт белешмәлеге(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башкорт белешмәлеге(үле сылтама)
- ↑ Уфагид сайтында