Темәс
Темәс — Башкортстанның Баймак районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3529 кешенең яшәве мәгълүм.[1]
Халык саны | 3529 (Җанисәп, 2010, даими яшәүче халык) ![]() |
---|---|
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 52°59'24"N, 58°6'37"E, 52°59'36"N, 58°6'5"E |
Почта индексы | 453663 ![]() |
![]() |
Темәс — Көньяк Урал төбәгендә иң зур авылларның берсе. Төп халкы — Бөрҗән ыруы башкортлары. Авылда 1795 елда — 348, 1859 елда — 808, 1885 елда — 950, 1920 елда 2491 кеше исәпләнгән. Темәс авылының нәкъ уртасындагы калкулыкта Сакмар елгасы ярында ике катлы бина урнашкан. Ул — 1896-1897 елларда төзелгән Тәңгәвер кантоны башкарма комитеты бинасы. 1919 елның гыйнварыннан мартына кадәр монда Башкортстан Хөкүмәте эшләгән. 21-23 февральдә биредә башкортларның хәрби съезды үтә һәм идарә итүнең яңа органы — Вакытлы комитет төзелә. Бүген бу бинада тарихи-туган якны өйрәнү музее урнашкан.[2]
Демография үзгәртү
Халык саны динамикасы:
2002[3] | 2009[3] | 2010[1] |
---|---|---|
3517 | 3920 | 3529 |
Шәхесләр үзгәртү
- Рафаил Әбсәләмов (1950), табиб. БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты.
- Рәшит Ирназаров (1935), социология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), фән эшлеклесе (2002).
- Ридик Фәсхетдинов (1940―2022), баянчы, БАССР халык (1982), РСФСР атказанган (1989) артисты.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-28
- ↑ http://kiziltan.ru/useruploads/KT_221_20_11_12.pdf(үле сылтама)
- ↑ 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
Сылтамалар үзгәртү
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |