Рәшит Ирназаров (6 сентябрь 1935 ел) — галим-социолог. 1970 елдан Уфа авиация институты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты, 1994 елдан — Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 2000-2006 елларда социология теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире. Социология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002) һәм атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006).

Рәшит Ирназаров
Туган 6 сентябрь 1935(1935-09-06) (88 яшь)
Темәс, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре галим

Биографиясе үзгәртү

Рәшит Исмәгыйль улы Ирназаров 1935 елның 6 сентябрендә Башкорт АССРның Баймак районы Темәс авылында туган. Гади крестьян гаиләсендә тәрбияләнә. Бала чактан белемгә омтылучан булып үсә. Темәс урта мәктәбендә укый, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. Темәс педучилищесында махсус урта белем ала[1].

1958 елда Рәшит Ирназаров Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында җәмәгать эшендә бик актив катнаша, студентлар тулай торагы советы рәисе була, комсомол комитеты секретаре һәм партия комитеты әгъзасы итеп сайлана[2].

Хезмәт юлы үзгәртү

Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң (1963) БАССРның Мәгариф министрлыгында эшли. 1961 елдан 1970 елга кадәр КПССның Сибай шәһәр комитетында пропаганда һәм агитацион бүлеге мөдире булып эшли.

1970-1973 елларда Уфа авиация институты аспирантурасында профессор Н. А. Антонов җитәкләгән гыйльми коллективта укый.

Социаль планлаштыруның теория-методологик һәм методик мәсьәләләрен эшләүдә катнаша. «Шәһәр социаль үсеше планында идеологик эш» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.[2].

Ватан социологиясендә беренче булып милли тигезсезлекнең фәнни-гамәли проблемаларына анализ ясый.

1995-2000 елларда доцент Рәшит Исмәгыйль улы Ирназаров БДУ-ның Сибай филиалында укыта.

1999 елда «Башкортстан Республикасында этносларның тигезлек проблемасы» дигән тема буенча докторлык диссертациясе яклый. 2002 елда профессор булып сайлана[2].

2000 елдан БДУ-да эшли, социология теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире. 2006 елдан алып кафедра профессоры сыйфатында лекцияләр укый һәм практик занятиеләр алып бара. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча берничә гыйльми советның әгъзасы. Россия социология ассоциациясенә һәм Россия социологлар җәмгыятенә керә[2].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге этносоциологиянең, рухи тормыш социологиясенең, милләтара мөнәсәбәтләрнең, социаль реформалашуның фундаменталь һәм теоретик гамәли проблемаларына багышланган.

Башкортстанда социологик фикернең формалашуы һәм хәрәкәт итү (функционирование) үзенчәлекләрен, аның эчкерсез күзаллаулар формасында барлыкка килүеннән башлап хәзерге гыйльми нигезләнгән, максатлы эшләнгән, системалаштырылган һәм өйрәнелгән белем дәрәҗәсенә кадәр өйрәнә.

Рәшит Исмәгыйль улы Ирназаровның башкорт акыл ияләренең социологик карашларына анализы, шулай ук социология фәненә Мөхәммәтсәлим Өметбаев белән Зәки Вәлиди Туганның керткән өлешен бәяләве фәнни танып белү кыйммәтенә ия.

Башкортстанда социологик фикернең эволюциясен өйрәнү нәтиҗәләре аның 2010 елда нәшер ителгән «Башкортстан Республикасында этносларның тигезлек проблемасы» китабында гомумиләштерелгән.

Рәшит Ирназаровның фәнни эшчәнлеге шулай ук базар үзгәртеп корулары социаль элемтәләрен теоретик-гамәли тикшерүләрне, социаль үсешнең, идарә итүнең, социаль структураның камилләшүен, этникара мөнәсәбәтләрне, социаль оешмаларның заманага хас актуаль проблемаларын үз эченә ала.

Галим этносоциологиянең үзаллы гыйльми юнәлеше буларак формалашуына зур өлеш кертте.

Рәшит Исмәгыйль улы Ирназаров — 150-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Төп хезмәтләре үзгәртү

    • Равенство этносов в Республике Башкортостан. Уфа, 1997, 10, 8 п. л.
    • История развития социологической мысли Башкортостана. Уфа, 2010, 17, 9 п. л.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1992)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006)
  • «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен" ССРБ медале (1970).
  • «Хезмәт ветераны» медале (1988)
  • Россия социологлар җәмгыятенең көмеш медале (2015)
  • Башкортстан Фәннәр Академиясе Президиумының Дипломы — иң яхшы басма өчен (Кол Галинең «Кыйсса-и-Йосыф» поэмасында социаль мөнәсәбәтләр проблемалары", «Ядкәр» журналы, 2005, 3-нче сан)
  • Башкортстан Фәннәр Академиясе Президиумының Дипломы — иң яхшы мәкәлә өчен («Әхмәтзәки Вәлиди Туганның социологик мирасы», «Проблемы востоковедения», 2012, 4-нче сан)
  • Бөтенрусия конкурсы лауреаты Дипломы — иң яхшы гыйльми китап өчен («Башкортстанда социологик фикер үсеше тарихы» китабы, 2011)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Баймаҡ районының күренекле улдары һәм ҡыҙҙары. Библиографик белешмә. Баймаҡ ҡалаһы. 2010 йыл, 25 бит
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Ирназаров — яркий представитель социологической школы Башкортостана (К 80-летию профессора)

Чыганаклар үзгәртү