Баймак районы


Баймак районы – Башкортстан эчендәге муниципаль район.

Баймак районы
Flag of Baymaksky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Baimak rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Баймак
Халык исәбе 58 572 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930
Вакыт зонасы UTC+05:00
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 5,432 км²
ДДӨБ 562 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 52.6°N 58.32°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 4536ХХ Edit this on Wikidata
Карта

БелешмәҮзгәртү

Баймак районы 1930 елны барлыкка килгән. Баймак районы Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Үзәге Баймак шәһәренә кадәр Уфадан 489 км юл узарга кирәк. Район территориясендә урнашкан Сибай шәһәрендә тимер юл станциясе бар.

ДемографияҮзгәртү

Соңгы елларда районда демографик хәлнең яхшыра баруы куанычлы хәл, 2009 елда 873 бала дөньяга аваз салган. Бу, 2008 елның шул чоры белән чагыш-тырганда, 123 балага күбрәк.

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9][3]2017[10]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
58 97151 07360 19555 97058 55644 21458 57257 04356 39055 770

Танылган шәхесләрҮзгәртү

МәгарифҮзгәртү

Төбәктә мәктәпкәчә булган 59, 21 – төп, 45 – урта, 5 өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләп килә[13]. Шулай ук Баймак лицей-интернаты, 1нче Эткол авылында республика компьютер лицее эшли. Түбә балалар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар тәрбияләнә. Ишбирдедә мәктәп яны интернатында күрше авылдан йөреп укучы балалар яши. Баймак авыл хуҗалыгы техникумы, 105нче һөнәри училище һәм Уфа ягулык-энергетика колледжының филиалы уңышлы эшли һәм районда гына түгел, якын-тирәдәге районнарны да белгечләр белән тәэмин итә. Район мәгарифе республиканың мәгариф министрлыгының җылысын һәрдаим тоеп яши. 1990 елдан алып районда барысы 26 мәктәп, (шуларның 17се төпкел авылларда) ачылды. Шушы елларда биш балалар бакчасы сафка тапшырылган.

Соңгы елларда Йомаш, Ишәй авылларында урта мәктәп, Күлтабан авылында мәдәни-белем бирү үзәге ачылды. Габделкәрим авылында социаль-белем бирү үзәге сафка тапшырылачак, Баймак авыл хуҗалыгы техникумы реконструкциядән соң үз ишекләрен ачачак. Баймак шәһәренең 4нче, Ургаза мәктәпләренә дә капиталь ремонт үткәрелде.

Баймак районында укучыларга 2 меңнән артык педагог белем бирә. Үсеп килүче яшь буынга белем бирүдә һәм тәрбияләүдә күрсәткән уңышлары һәм район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен районның 420 педагогы төрле дәүләт наградаларына лаек булган.

2008-2009 уку елында районда 460 укучы урта мәктәпне, 835 кеше IX сыйныфны тәмамлаган. Мәктәпне 8 укучы – алтын, 23 бала көмеш медаль белән бетергән. 2010 елда Баймакта 830 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап узачак.

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә 7645 – башкорт, 842 – рус, 337 – башка төрле милләт балалары белем ала. Башкорт телендә – 5965, рус телендә 2859 укучы белем ала. Шуларның 1179ы башка милләт балалары башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә.

МатбугатҮзгәртү

Баймак районы hәм шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите "Сакмар".

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү