Баймак (рус. Баймак, баш. Баймаҡ) — шәһәр, Баймак районының административ үзәге (1930 елдан алып). Башкортстанның Урал аръягының көньягында, Уфадан көньяк-көнчыгышка 489 км һәм Сибай тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка таба 35 км ераклыкта Таналык елгасы буенда урнашкан. Мәйданы — 139 км². Халкы (мең кеше): 1920 елда — 2,5; 1939 — 11,3; 1959 — 10,6; 1989 — 15,8; 2002 — 17,2; 2010 — 17,7. Милли составы (2002): башкортлар — 69,8%, урыслар — 23,1%, татарлар — 5,1%.

Баймак
Баймаҡ һәм Баймак
Нигезләнү датасы 1840
Рәсми исем Баймаҡ
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Баймак районы
Административ-территориаль берәмлек Городское поселение город Баймак[d]
Халык саны 17 254 кеше кеше (1 гыйнвар 2019)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 500 метр
Сәгать поясы UTC+05:00
Мәйдан 215 км²
Почта индексы 453630
Рәсми веб-сайт gpbaimak.ru
Беренче язма телгә алу 1850
Җирле телефон коды 34751
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Commons-logo.svg Baimak Викиҗыентыкта

Тарихи белешмәҮзгәртү

1844—50 елларда Верхнеурал өязе Бөрҗән вулысы Буранбай (Асыл) авылы башкортлары үз җирләрендә Таналык авылы буларак нигез һала. Башка мәгълүматләр буенча, 18 гасыр уртасында Таналык елгасы буенда Кананикольск заводы һәм Преображенск заводының металл базасы буларак Таналык-Баймак (икенче исеме вулыс старшинасы Баймак Бикбулатов исеменнән) исеме белән нигезләнгән. Башкорт ихтилалы (1755—56) вакытында яндырыла, 1850 елда Бөрҗән вулысы Буранбай (Асыл) авылы кешеләре тарафыннан тергезелә. 1866 елда ауыл Таналык (Баймак) исеме белән теркәлгән, 23 йортта 131 кеше яшәгән, малчылык белән шөгыльләнгәннәр. 19 гасырның 70 че елларда биредә сибелмә алтын яткылыклары эшкәртелә башлагач, урыслар күчеп утырган. 1900 елда Таналык исеме белән исәпкә алынган (31 йортта 172 кеше). Мәчет, урыс-башкорт мәктәбе булган, ярминкәләр үткәрелгән.

1912 елда авыл тирәсендә Таналык-Баймак заводы төзелгән. 1920 елда Таналык һәм Баймак авыллары теркәлгән, алар 1925-30 елларда бер Баймак авылы кушылган. 1928 елдан алып эшчеләр бистәсе, 1930 ел — Баймак-Таналык районының, 1933 елда — Баймак районының административ үзәге. 1938 елда хәзерге статусын ала; Баймак эченә Әбделмөэмин авылы кергән.

ИкътисадҮзгәртү

Баймак “Баймакгазспецстрой” ЯАҖ, икмәк заводы, ит-консерва комбинаты, катнаш мал азыгы заводы, “Башкиргеология” ААЙ экспедициясе, ПМК һ.б. эшли. Баймак аша СермәнАмангилде - Баймак, Магнитогорски - Ира автомобиль юллары үтә.

Мәгариф һәм мәдәниятҮзгәртү

Баймак 2 ПУ, 5 гомумбелем бирү мәктәбе (ш. ис. Баймак урта мәктәбе №1), 2 лицей-интернат, 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балалар сәнгать мәктәбе, ДЮСШ; үзәк район хастаханәсе; мәдәниәт сарае, Баймак башкорт халык театры, китапханә, Баймак музее, Баймак җәмигъ мәчете бар. Шәһәрдә 8 халык һәм 2 үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы, Баймак халык курайчылар ансамбле эшли. “Баймакский вестник”, “Һакмар” газетасы чыга. Шәһәрдә 10 га якын мәдәни мирас объекты урнашкан: шәһәр хастаханәсе бинасы (19 гасыр ахырында төзелгән), сәүдәгәр Кабанов йорты (1908—13), Баймак заводы корпусы (1913), Мирхәйдәр Фәйзигә (1958 елда куелган), Таналык-Баймак эшче депутатлары советының беренче рәисе Л.А.Азановка (1968), Ш.Ә.Ходайбирдинга (1975) һәйкәлләр һ.б.

Күренекле шәхесләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү