Азат Җиһаншин (1971)

театр режиссеры

Бу режиссер турында мәкалә, Татарстан сәясәтчесе турында биредән укыгыз

Азат Җиһаншин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Азат Надир улы Җиһаншин

Туу датасы:

11 май 1971(1971-05-11) (52 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, БАССР, Баймак

Һөнәре:

драма актеры, режиссер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1994 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Шәехзадә Бабич премиясе
Башкортстанның атказанган артисты

Зиганшин Азат

Азат Җиһаншин, Азат Надир улы Җиһаншин (баш. Азат Надир улы Йыһаншин, 1971 елның 11 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Баймак) — театр һәм кино актеры, автор-башкаручы, режиссер, 2020 елның 1 сентябреннән «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры. Башкортстанның атказанган артисты (2002), Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (1996[1].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1971 елның 11 маенда Баймак шәһәрендә туган. Баймакның 2нче санлы мәктәбен, Уфа дәүләт сәнгать институтын (1994) тәмамлаган. Хезмәт юлын Стәрлетамак театр берләшмәсендә башлый: 1994 елның июленнән декабренә кадәр әлеге берләшмәдә актер була. «Акйолдыз» (баш. Аҡйондоҙ) төркеме оештырып, үзе вокалист булып катнаша, яшьләр арасында популяр булып киткән җырлар яза.

Хезмәт юлы үзгәртү

1995—1998 елларда Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында актер булып хезмәт итә. Мостай Кәримнең «Салават» драмасы буенча куелган спектакльдә Илеш образын башкарган өчен 1996 елда Шәехзадә Бабич премиясенә лаек була.

1998 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында хезмәт итә. Гафури театрында хезмәт иткәндә (2002) БР атказанган артисты исеменә лаек була.

2008 елдан Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында: куючы режиссер, 2009 елдан баш режиссер, 2012 елдан сәнгать җитәкчесе вазифаларында.

БР мәдәният министрлыгы юлламасы белән Е. Вахтангов исемендәге дәүләт театры каршындагы Б. Щукин исемендәге театр институтының режиссерлык бүлегендә укый.

2014 елның июленнән декабренә хәтле — Салават башкорт драма театры директоры. Аның җитәкчелегендә театрда балалар өчен «Арлекин» театр студиясе оештырыла.

2014 елның декабреннән — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры директоры.

2020 елның 1 сентябреннән«Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры[2].

Куйган спектакльләре үзгәртү

Стәрлетамак театры үзгәртү

Гафури театры үзгәртү

Салават театры үзгәртү

Милли яшьләр театры үзгәртү

  • 2013 — Алекс Тарн «Бозлык периоды»
  • 2016 — Альбер Камю «Калигула»

Туймазы театры үзгәртү

Нур театры үзгәртү

  • 2015 — Мөдәррис Багаев «Акча булса бер букча»
  • 2017 — Әнгам Атнабаев «Ул кайтты»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү