Азат Җиһаншин (1973)
Бу Татарстан сәясәтчесе турында мәкалә, режиссер турында биредән укыгыз
Азат Җиһаншин | |
---|---|
Туган телдә исем | Азат Илдус улы Җиһаншин |
Туган | 5 апрель 1973 (51 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре |
Азат Җиһаншин, Азат Илдус улы Җиһаншин (1973 елның 5 апреле) — Татарстанның хуҗалык эшлеклесе һәм сәясәтчесе, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасының 2нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе[1] .
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1973 елның 5 апрелендә туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетын (1998), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2009) тәмамлаган[2].
Хезмәт юлы
үзгәртү1999 елның июненнән ноябрь аена кадәр — Дәүләт салым инспекциясенең Арча районы буенча юридик хезмәтенең әйдәп баручы белгече.
1999—2000 елларда — Казан шәһәре Вахитов районы буенча дәүләт салым инспекциясенең юридик бүлегенең 1нче категорияле белгече.
2000—2005 елларда — «Татарстан сөте» Холдинг компаниясе» ААҖ юридик бүлеге башлыгы.
2005—2010 елларда — «Татарстан сөте» ААҖ генераль директоры урынбасары - икмәк кабул итү предприятиеләре белән идарә итү җитәкчесе.
2010—2012 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы.
2012 елдан 2013 елга кадәр — «Вамин Татарстан» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - башкарма директоры.
2013 елдан «Татагролизинг» АҖ генераль директоры[3].
2019 елның сентябреннән — 50нче санлы Биектау сайлау округыннан Бердәм Россия фиркасе исемлеге буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зиганшин Азат Ильдусович. tatagrolizing.ru(рус.)
- ↑ Азат Ильдусович.(үле сылтама) ideputat.er.ru(рус.)
- ↑ Зиганшин Азат Ильдусович. tatcenter.ru(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Зиганшин Азат Ильдусович. 2021 елның 2 май көнендә архивланган. Государственный Совет Республики Татарстан