Туфан Миңнуллин

күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче (1935-2012)

Туфа́н Миңну́ллин, Туфа́н Габдулла́ улы Миңну́ллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа2012 елның 2 мае, Казан) — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург[1].

Туфан Миңнуллин
Туган телдә исем Туфан Габдулла улы Миңнуллин
Туган 25 август 1935(1935-08-25)
Олы Мәрәтхуҗа, Кама Тамагы районы, Татарстан
Үлгән 2 май 2012(2012-05-02) (76 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре сценаричы, язучы, сәясәтче, драматург, публицист
Җефет Нәҗибә Ихсанова,
Балалар Әлфия Миңнуллина-Юнусова
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеК. С. Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт премиясеРФ атказанган сәнгать эшлеклесеТР атказанган сәнгать эшлеклесеТР халык язучысыТР каршындагы казанышлары өчен ордены
«Хөрмәт Билгесе» ордены
Сайт http://www.TufanMinnullin.com/

 Туфан Миңнуллин Викиҗыентыкта

Туфан Миңнуллин — 1984-1989, 1989-1991 елларда ТАССР Югары Советы; беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатларның берсе була[2].

Тормыш юлы үзгәртү

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул — Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли.

Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була, аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга китә, авыл Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр вакыт күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән. Габдулла агай үгет-нәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан шагыйрь исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә.

Белем алу үзгәртү

Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый. Стена гәҗитләре чыгаруда бик теләп катнаша, аларда өйрәнчек шигырьләрен бастыра. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлый. омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т. Миңнуллинны Казан университетына алып килә. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында төрле урыннарда хисапчы хезмәтен башкара. Казанда бухгалтерларны әзерләү курсларында укый, соңыннан комсомол юлламасы белән Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли.

1956 елда университетка кабат килә, ләкин укый башлагач Мәскәүгә, театр училищесына укырга китеп бара. Шулай итеп, 1956 ел|1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә. Дөрес, ул язганнарын бастырырга ашыкмый, «Насыйбулла боткасы» дигән һәм башка шундый, кулдан тегеп эшләнгән «китаплар чыгару» белән чикләнә. Шулай да инде киләчәк өчен шактый «мая» туплана; мәсәлән, «Азат» исемле соңыннан аерым китап булып басылып чыккан әкият-пьесасы шул елларда ук язылган. Щепкин исемендәге театр училищесының 1961 елгы чыгарылышы яшьләре (бүгенге танылган сәхнә осталары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова һ.б.) белән бергә, Т. Миңнуллин да Казанга кайта.

 
Рәдиф Гаташ (с), Туфан Миңнуллин, Чыңгыз Айтматов, Миркасыйм Госманов, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим. Мәскәү Кирмәне, 1981

Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

Әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган «язучылык җене» аңар уен сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, «Чаян» журналында, Казан телевидениесендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм «уклы-камчылы» фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.

Шулай итеп, беренче карашка, Т. Миңнуллин — әдәбият һәм театр мохите тәрбияләп үстергән талант. Театр училищесында уку һәм Г.Камал театрында эшләү еллары, аннары телевидение һәм «Чаян»да эшләү чоры аны әдәбиятның авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерлиләр. Ул сәхнә сәнгате серләренә төшенә, аның үзенчәлекләрен, тамашачы белән бәйләнеш булдыру өчен нәрсәләр кирәген белергә өйрәнә. Әмма бу талантның ачылып китүендә, мул җимешләр бирә башлавында тормыш, аны яхшы өйрәнү, кешеләрне белү, аңлый алу — төп сәбәпчеләрдән берсе. Т. Миңнуллинның беренче пьесаларына ук заманны һәм кешеләрне аңлау, көн сорауларына, заман агышына сизгерлек хас. Боларын исә иҗат кешесендә тормыш үзе булдыра һәм үстерә.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша[3]. Аны соңгы юлга озату мәрасиме 3 май көнне Камал театрында уза[4]. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә[5].

Иҗаты үзгәртү

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.

Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Драматургия үзгәртү

 
Туфан Миңнуллин тудырган мәшһүр образ — Әлдермеш авылыннан Әлмәндәр ролен Шәүкәт Биктимерев башкарган
 
Әлмәндәр (Элыксандр) – Г. Копцев,ӘҗәлВ.М. Горохов
М. Шкетан исемендәге Мари дәүләт драма театры

70 ел|70-нче елларда Туфан Миңнуллинның рәссам-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый бара. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970-1983еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем — җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым» (1978)) пьесасының премьерасы була[6].

Туфан Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы фәлсәфи категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.

Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрындаӘлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.

Авыл темасы үзгәртү

Мәскәүгә укырга киткәнче, булачак язучы авыл һәм аның кешеләре тормышы белән яши. Авыл аңа бик күпне бирә. Авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы хәерче һәм мәшәкатьле дәвер крестьян алдына күп төрле мәсьәләләр куйды, аларны хәл итә белергә, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтте. Крестьян (ә сугыш елларында аның төп өлешен хатын-кызлар һәм яшүсмерләр тәшкил итте) төп бурычын намус белән үтәде: фронтны азык-төлек белән, чимал белән тәэмин итте. Икмәк үстерүдә, мал-туар асрауда, хуҗалык алып баруда ул елларда әллә кайчангы бабайлар ысуллары киредән кайтты. Бу чор баласы буларак, Туфан «уфалла» арбасына җигелеп урманнан утын да ташый. Сыер җигеп, анысы да булмаганда, кул белән тартып, иске сука белән җир сукалауны да, чабагач белән ашлык сугуны да күреп һәм үзе кичереп үсте. Шуның белән бергә, тормышны танып-белергә, яшәү өчен көрәшергә өйрәнә, гомумән, иртә уйлый белергә, олы була белергә өйрәнә.

Боларның һәммәсе яшь Туфан Миңнуллин күңелендә җуелмас эз калдыра. Болар — драматург әсәрләренең тормышчанлык нигезләрен тәэмин итешкән башлангыч чишмәләр. Менә ни өчен аның иң беренче пьесаларына ук, алда әйтелгәнчә, заманга сизгерлек һәм авыл тормышын, аның кешеләрен яхшы белү, аларны ярату хас. Шулар һәм, әлбәттә, табигый талант Т. Миңнуллинга әдәби өйрәнү чорын чагыштырмача тиз узарга мөмкинлек бирәләр. Кече күләмле пьесалар, шаян-көлкеле хикәяләр, театрда уйналган, соңыннан аерым китап булып басылган «Азат» һәм «Айга сәяхәт» исемле әкият-пьесалар, «Безнең авыл кешеләре» дип аталган пьеса яшь авторның кыска вакытлы өйрәнчеклек чорын тәшкил итә.

Башкортстанда иҗаты үзгәртү

 
Туфан Миңнуллин үзенең 75 еллыгына багышланган кичәдә

Милләтнең олуг шәхесе Туфан Миңнуллин Башкортстанга еш барган. Төрле бәйрәмнәргә хөрмәтле кунак итеп чакырыла. Ә инде Башкортстан театрларында әсәрләре сәхнәләштерелгәндә спектакльләр премьераларына һәрчак үзе килеп рәхмәт әйтергә тырышкан.

Туфан Туфан Миңнуллинның тирән фикерле әсәрләре республика театрлары тарафыннан һәрдаим сәхнәләштерелә. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры соңгы эше итеп аның “Мулла” әсәрен сәхнәгә куйды һәм ул зур уңыш белән бара. Шулай ук Башкорт милли яшьләр театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, Туймазы татар театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә Туфан аганың үлемсез яңа әсәрләре дөнья күрә.

Туфан Миңнуллинны Башкортстанда гел күтәреп алдылар дип әйтеп булмый. Татар милләте язмышы өчен борчылган һәм аны яклау өчен кыю сүзләр әйткән әдип һәм дәүләт эшлеклесе Башкортстан татарларының кискен проблемаларына да күз йомып кала алмаган. Уфа татарлары хокукларын яклап ясаган чыгышлары өчен, Башкортстанның элекке хакимиятләре тарафыннан “теләнмәгән шәхес” – персона нон-грата дип игълан ителә. Шул хәлдән соң хәтта Уфа “Нур” татар театрында әзерләнеп беткән спектакле премьерасын да тыйдылар. Әлеге тыю берничә ел дәвам итә. Ләкин барыбер аек акыл өстен чыгып, талант иясенә Уфага килергә һәм әсәрләрен сәхнәләштерүгә юл ачыла.[7]

Ырынбурда иҗаты үзгәртү

Ырынбур татар театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев 20 ел эчендә язучы Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча унга якын спектакль куйя. Ә 2011 елда драматургның берьюлы ике әсәре сәхнәләштерелә – “Нәзер” һәм “Төш” спектакле театр репертуарында аеруча популярлык казанды. Соңгы ике ел эчендә Туфан ага артистлар белән бергә Татарстанның егермеләп районында булып, тамашачылар белән очрашты. 29 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры үзенең 22нче театраль сезонын драматург Туфан Миңнуллинның «Төш» спектакле белән ача.Танылган драматург театр сезонын ябу тантанасында да катнашкан.

2012 ел башында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур татар дәүләт драма театры агымдагы елны Туфан Миңнуллин елы дип игълан иткә. Театрга ярдәм итү максатыннан театр каршында берничә ел элек оештырылган “Берлек” фонды әгъзалары белән Туфан ага тыгыз элемтәдә торып, хезмәттәшлек иткән.[8]

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

 
Туфан Миңнуллин Дәүләт Советында үзенең соңгы чыгышын ясый, 26 апрель, 2012 ел.

Туфан Миңнуллин — 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетын, татар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.

1984 елда ул беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда ул кабат депутат булып эшли. Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы булып торган иде.

Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде[9]. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.

Үзенең соңгы чыгышын Туфан Миңнуллин 2012 елның 26 апрелендә ясый[10].

  ...Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы” дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма ләкин бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карыйлар дигән сүз. Ә менә аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак моңа карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш...
Туфан Миңнуллин, 2012 елның 26 апреле
 

2050 елда яшәячәк татар кызына ачык хат үзгәртү

Дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Туфан Миңнуллин «2050 елда яшәячәк татар кызына ачык хат» дип исемләнгән чыгыш ясый[11]. Әлеге хатында ул Татарстан хөкүмәтен тәнкыйтьләп, милли мәсьәләләргә акча бүленмәвен акча булмау белән түгел, ә теләк булмау белән аңлата:


  ...Эшләр болай барса, 2050 елда яшәгән татар кызы мең еллар сөйләнеп килгән әби-бабай телен дә онытыр, бәлки милләтен дә алыштырыр. Моңа ул гаепле булмас, без – тырыша-тырыша шул юлдан барабыз... Мин эшләнмәгән эшләр өчен 2050 елда яшәячәк татар кызыннан гафу үтенәм...
Туфан Миңнуллин
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Фотосурәтләр үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Туфан Миңнуллин темасы буенча бит бар

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Туфан Миңнуллин тормыш юлы үзгәртү

Туфан Миңнуллин иҗаты үзгәртү

Туфан Миңнуллин, аның иҗаты турында үзгәртү

Туфан Миңнуллин белән хушлашу үзгәртү


Шулай ук карагыз үзгәртү

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)