Яков Павел улы Шкетан (Яков Павлович Шкетан, чын исеме – Яков Павлович Майоров, 6 октябрь 1888 — 16 май 1937) – мари журналисты, язучысы һәм драматургы, мари драматургиясенә нигез салучыларның берсе.

Яков Шкетан
Shketan.jpg
Туган телдә исем Яков Павлович Шкетан
Туган 29 октябрь 1898(1898-10-29)
Русия империясе, Вятка губернасы, Яраң өязе, Иске Крещено авылы
Үлгән 16 май 1937(1937-05-16) (38 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Оршанка
Милләт мари
Һөнәре язучы, драматург

Эчтәлек

БиографияҮзгәртү

Яков Шкетан Вятка губернасы Яраң өязенең Иске Крещено авылында (хәзер Мари Илнең Оршанка районына карый) крестьян гаиләсендә туа. Белемне Ернур авылының ике класслы мәктәбендә ала (19101912). 1917 елдан – армиядә, Беренче бөтендөнья сугышының катнашучы. 1920 елда Яраң өяз башкарма комитеты карамагындагы милләтләр эшләре бүлекчәсенә эшкә чакырыла.

1921 елның җәендә, Мари автономияле өлкәсе оешуы сәбәпле, Краснококшайскка күчеп китә, өлкәсенең җир булекчәсендә эшли; 1922 елның августыннан – «Йошкар кече» газетасының әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, редактор вазифаларын башкаручы. «Арлан ден Кестен» сатирик журналның оештыручыларның берсе һәм аның даими авторы. Мари дәүләт театрының режиссёры, актёры һәм драмтатургы. 1929 елда Оршанка районына күчеп китә, анда колхоз оештыруда катнаша һәм шул колхозында ревизион комиссиясенең рәисе булып эшли.

Язучы каты авырып 1937 елда вафат була. Аның иртә үлемен матбугатта һәм язучылар җыелышларында туктаусыз талаулар тизләтә. Аны «идея ягыннан ят әдәбиятчы», «советларга каршы» һәм «контрреволюционер» дип битәрлиләр.[1]

ӘсәрләрҮзгәртү

Үзе исән чагында Я. Шкетанның 7 хикәяләр китабы һәм 5 пьесалар китабы басылып чыга.

ИстәлекҮзгәртү

Шкетан исемен бернича объект йөртә:

Тышкы сылтамаларҮзгәртү