Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (рус. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина, ингл. Karim Tinchurin State Tatar Drama and Comedy Theatre) — Казандагы татар театры. 1988 елга кадәр Күчмә театры буларак билгеле.
Татар дәүләт драма һәм комедия театры | |
Тармак | театр |
---|---|
Нигезләнү датасы | 6 ноябрь 1933 |
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | Кәрим Тинчурин[1] |
Җитәкче | Фәнис Мөсәгыйтов |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Казан һәм Вахитов районы |
Урам | Максим Горький урамы |
Урын | Горький урамы, 13 |
Әүвәлгесе | Республика татар күчмә театры[1] |
Режиссер | Туфан Имаметдинов |
Адрес | 420015, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Максим Горький урамы, 13 йорт |
Рәсми веб-сайт | tinchurinteatr.ru |
Нинди веб-биттә тасвирланган | theatre-museum.ru/theater/18814 |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры |
![]() |
Театр тарихы
үзгәртү- Төп мәкалә: Республика татар күчмә театры
Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында уйнала (Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» комедиясе). Шул көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З. Закиров, Г. Болгарская, Х. Исмәгыйлов, А. Яһүдин, М. Рәхмәтуллина, Г. Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф. Сәйфи-Казанлы «Зәңгәр алан» (Реж. Г. Ильясов), К. Тинчурин, К. Нәҗми «Булат бабай семьясы» (Реж. Г. Ильясов), А. Зөлкәрнай — «Дала йөрәге» (Реж. М. Илдар), М. Илдар — «Ике система».
- Бөек Ватан сугышы елларында (1942 елның октябреннән 1944 елның октябренә кадәр) Буа шәһәрендә Татар академия театры филиалы буларак эшли. Соңыннан Республика татар күчмә театры статусы ала. Театрның сәнгать җитәкчесе — Ә.Г. Мәҗитов, труппада артистлар — А. Әхмәтҗанова, Б.Д. Галиуллина, Г.М. Гыйматов, Х. Исмәгыйлов, З.Г. Камалова, С. Сәгыйтова, М. Рәхмәтуллина, С. Хөснетдинова һ.б. эшли. 1944 елда Күчмә театр Казанга күчерелә[2]. Казан Кирмәнендә Спас манарасында урнаша.
- 1986 елда Камал театры яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була. 2005-2010 елларда озакка сузылган ремонт эшләре аркасында тагын бинасыз кала. 2010 елның 14 май көнне театр бинасы реставрациясеннән соң театр үз йортына кайтты[3].
- 1988 елда театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
Бүләкләре
үзгәртү«Тантана» премиясе лауреаты.
Шәхесләр
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры.
Директорлар
үзгәртүРежиссерлар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Тинчурин театры режиссерлары.
- 1933-1937 елларда — Г. Ильясов,
- 1937-1946 — Ә. Мәҗитов
- 1946-1948 — Г. Йосыпов
- 1948-1949 — С. Вәлиев
- 1950-1956 — С. Вәлиев-Сульва
- 1956-1962 — К. Тумашева
- 1963-1985 — Р. Тумашев
- 1971-1975 — Рәфкать Бикчәнтәев
- 1985-1988 — Рабит Батулла
- 1988-1991 — Дамир Сираҗиев
- 1991-2019 — Рәшит Заһидуллин[4][5]
- 2019 елдан — ике ел театр баш режиссерсыз эшли[6]
- 2021 елдан ― Туфан Имаметдинов[6]
Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-12-27
- ↑ Тинчурин үз йортына кайтты
- ↑ Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин. 2019 елның 3 сентябрь көнендә архивланган. Татар-информ, 2.09.2019
- ↑ Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм". Азатлык радиосы, 03.09.2019
- ↑ 6,0 6,1 Туфан Имаметдинов Тинчурин театрының баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 22.08.2021