Шәле
Шәле авылы — Казан артындагы иң зур татар авылы. Ул Питрәч районында, район үзәгеннән 10 км көньяктарак урнашкан. Авыл артыннан Казан-Уфа автомобиль юлы уза. Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. 1989 елда 3131 кеше (татарлар), 2000 елда 2980 кеше яши. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Хастаханә. Мәчет – 19 йөз ахыры архитектура истәлеге.
Шәле | |
Рәсми исем | Шәле |
---|---|
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Шалинское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Шалинское[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 2796 (2023)[2] |
Почта индексы | 422796 |
Танылган кешеләр
үзгәртү- Камил Кәримов, язучы-сатирик, прозаик
- Мәгъсүм Гәрәев, журналист, публицист,
- Ренат Әюпов, режиссер,
- Ренат Шәмсетдинов, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты,
- Алсу Хәсәнова, «Ватаным Татарстан» газеты журналисты.
- Мәрфуга Шәйхиева (1920-2003), Социалистик Хезмәт Каһарманы.