Төп менюны ачу

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры

Татар дәүләт
«Әкият»
курчак театры
thumb right
Театр фотосурәте
Элекке исемнәр Беренче интернациональ
курчак театры
Нигезләнү елы 1934
Җитәкче Роза Яппарова
Адрес Татарстан,
Казан, Питырбур урамы, 57
Сайт http://tat.puppet-show.ru/

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрыРусиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы.

Театрның спектакльләре Алмания, Төркия, Франция һәм Болгариядә халыкара фестивальләрдә күрсәтелә. Польшада гастрольдә була. Болгария, АКШ, Франция, Алмания, Югославиядә узган иҗади конференцияләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнаша.

ТарихыҮзгәртү

1934 елда нигез салынган Татар дәүләт «Әкият» курчак театры - Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе. Русиянең иң зур тарихлы тулы хокуклы курчак театрларыннан санала. Бүгенге көндә театр – Татарстанның курчак театры сәнгатенең Русиядә һәм чит илләрдә танылган үзенчәлекле үзәге булып тора.[1]

1934 елда элекке чиркәү бинасында «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исеме белән ачыла. Спектакльләр ике телдә: татарча һәм урысча уйнала. Беренче тамашалар: «Петрушка – октябрят», «Кызыл Петрушка», «Песи һәм Лешка».

Театрны оештыручылар : режиссер Сергей Мерзляков,артистлар Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, Фуат Таһиров, Вәли Гафаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина.

Рәзән, Владимир, Самар, Ижау, Чабаксар, Ульяновск, Ырынбур, Брауншвейг, Боттроп (Алмания), Канны (Франция), Измир, Адана (Төркия), Стара Загора (Болгария), Иисалми, Һелсинки (Финләндия), Мәҗидия (Румыния) һ.б. шәһәрләрдә гастрольләрдә булды.

ФестивальләрҮзгәртү

БинаҮзгәртү

1934 елда оештырылган театрның дистә еллар үз бинасы булмый. Башта Профсоюзлар урамында почмак арендалый. Аннан яшь тамашачы театрының бер өлешенә урнашып тора. 1959 елда гына Изге рух иңү чиркәвенең (рус. Духосошественская церковь) (1731-1735 елларда Постау бистәсе сәүдәгәре Иван Михляев акчасына тол хатыны Евдокия Дрябкина-Михляева төзеткән) икенче катын бирәләр. 1970 елда беренче каттагы фатирларны күчереп бетергәч, театр Луковский урамындагы элекке чиркәү бинасына тулы хуҗа була.[3]

Театрның Питырбур урамындагы яңа бинасын төзүгә 4 ел вакыт китә (20082012). Татарстан бюджетына 1,3 млрд сумга төшә.[4]2012 елның 1 мартында «Әкият» театры мигъмарлар әкияттәге кирмәнгә охшатып корган яңа бинага күченә. Бу бина- ны Казанда совет чорыннан соң төзелгән архитектура җәүһәре диеп атарга мөмкин.[10] Ул шәрык элементлары белән баетылган катнаш стильдә төзелгән. Аның архитекторы - Светлана Ахметовна Мамляева.27 метр биеклектәге,ак доломиттан һәм граниттан төзелгән әкият йорты - тәрәзә уемнары,төсле пыялалардан ясалган ялгаулар,түгәрәк тәрәзәләр белән бизәкләнгән. Фасадында бик матур архитектура детальләре бар. Үзәк фасад алдында,шарга баскан, бронзадан ясаган малай сыны тора. Бу - тынычлык символы. Ишек өстенә 2 бәхет кошы белән уралган матур сәгать куелган. Тагын да өстәрәк 4 курчак фигурасы тора. Бу бинаның эчке бизәлүе дә бик матур. Холлда элегант колонналар ак һәм алтын төсләргә буялган түшәмгә омтылалар. Идән шахмат тактасын хәтерләтә. Эскәмияләр - хан тәхетенә охшаганнар. Ике матур тамаша залы бар: зур залда 250 урын, кече залда 100 урын.[5] Файдалы мәйданы 17 150 кв.м[6]

РепертуарҮзгәртү

Театрның репертуарында 40 тамаша. Аларда төрле халыкларның әкиятләре, тарихи һәм заман тематикасы спектакльләре тәкъдим ителә. Тамашаларда классик системадан алып модерн стилендәгегә кадәр төрле курчак системалары кулланыла.

Урысча 26, инглиз телендә 4 тамаша тәкъдим ителә.[7]

Татарстан язучыларыннан Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников, Зөлфәт, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Ренат Харис, Әхәт Мушинский, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флёра Тарханова, Аманулла һ. б. театр өчен драматургия әсәрләре иҗат итте.

Спектакльләргә музыканы композиторлар Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, Фоат Әбүбәкеров, Руслан Әбүбәкеров, Леонид Любовский, Резеда Ахиярова, Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, Мәсгут Имашев, Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Ислам Сафин, Рәшит Кәлимуллин һ. б. язды.

Театр турындаҮзгәртү

1974 елдан «Әкият» театры – курчак театрларының UNIMA (Union Internationale de la Marionnette) халыкара оешмасының коллектив әгъзасы.[8]

2005 елдан Русия курчак театрларының «XXI гасыр» ассоциациясе әгъзасы.

Театрда 100 гә якын кеше эшли. Аларның 31-е урыс һәм татар телләрендә эшләүче актерлар.

Директор — Роза Яппарова, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Баш режиссер2019 елга кадәр Илдус Зиннуров, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
2019 елданИлгиз Зәйниев[9].

Куючы рәссам — В. Губская, РФ атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Куючы режиссер — Людмила Дьяченко

Пластика — Г. Маннапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

БүләкләреҮзгәртү

СылтамаҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү