Шамил Шәрифуллин
Шамил Шәрифуллин, Шамил Камил улы Шәрифуллин, рус. Шарифуллин Шамиль Камильевич (1949–2007) — композитор, педагог, фольклорчы. Татарстанның Тукай премиясе (2005), РСФСРның Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе (1985) лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). Казан консерваториясе профессоры (1999), кабинет мөдире. 1974 елдан СССР композиторлар берлеге әгъзасы.
Шамил Шәрифуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Шамил Камил улы Шәрифуллин |
Туган | 13 сентябрь 1949 ССРБ, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсе, Фараб бистәсе |
Үлгән | 25 декабрь 2007 (58 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1949 елның 13 сентябренда Төрекмәнстан ССР Чарджоу өлкәсе, Фәрәб бистәсендә туган. «Баян» белгечлеге буенча Ашхабад музыка укуханәсендә, соңрак Казан музыка укуханәсендә белем ала. «Композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Анатолий Луппов, Альберт Леман сыйныфы, 1973), Мәскәү дәүләт консерваториясендә ассистентура-стажировка (Тихон Хренников сыйныфы, 1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
1976-2001 Казан дәүләт консерваториясендә теория һәм композиторлык кафедраларында эшли, профессор (1999). Музыка теориясен, композицияне укыта. Казан дәүләт консерваториясенең Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире[1]. Фольклор экспедицияләрен оештыручы.
ИҗатыҮзгәртү
Иҗатының төп юнәлеше — хор музыкасы. Татар музыка этнографиясен үстерүгә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра. Күптомлы «Татар халык музыка антологиясе» һәм «Татар халкының традицион китап җыры» җыентыкларын төзүгә зур өлеш кертә. «Мөнәҗәтләр»е Америка, Алмания, Швеция, Финляндия, Болгария, Чехословакия, Ватикан, Румда җылы кабул ителә.
Ул үз иҗатында тирән һәм борынгы милли тамырларны хәзерге заман музыкасын һәм зур интеллектуаль көчне бергә куша.[2] |
ШәкертләреҮзгәртү
Рөстәм Абязов, И. Байтирәк, Р. Гатауллин, А. Кавайкин.
ӘсәрләреҮзгәртү
- «Йосыф һәм Зөләйха» балеты
- «Диалоги сфер» симфониясе
- «Татар биюләре» симфониясе
- «Татарские буколики» симфониясе
- «Җыен» оркестр өчен концерт
- «Дала» симфоник поэмасы
- «Мөнәҗәтләр» хор өчен acapella концерты
- «Авыл көйләре» хор өчен концерт
- «Сары сандугач» хор өчен концерт
- «Чәчәк турында җыр» оратория-балеты
- «Болгар моңнары», «Борынгы халык көйләре» камера–уен кораллары әсәрләре
- 50 дән артык җыр
ХезмәтләреҮзгәртү
- «Борынгы халык моңнары» (җыентык).
- «Сак-Сок бәете» (җыентык).
- Система ангемитонной пентатоники (константные и мобильные свойства). Китапта: Пентатоника в контексте мировой музыальной культуры. Казань, 1995.
- Татар халык музыкасы: Балалар музыка мәктәпләре өчен. Китапта: Татарская народная музыка: Программа для ДМШ. Казань, 1997.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2005 Тукай премиясе — хор өчен acapella «Мөнәҗәтләр» концерты өчен
- 1985 РСФСРның Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе
- 1992 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Казан консервоториясе рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-20
- ↑ Шамиль Шарифуллин. Концерт " Ты приходи в мой сад любви..." (tt ru) (май 25).