Төп менюны ачу

Равил Фәйзуллин — күренекле татар шагыйре

Равил Фәйзуллин
Faizullin.jpg
Туган телдә исем Равил Габдрахман улы Фәйзуллин
тат. Rawil Ğabdraxman uğlı Fäyzullin
Туган 4 апрель 1940(1940-04-04) (79 яшь)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач авылы
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы Русия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Ул 1940 елның 4 апрель[1] Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Әрмедә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан язучылар берлегенең җаваплы секретаре була. 1989 елдан —“Казан утлары” журналының баш мөхәррире. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дәнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары урыс телендә басылып чыкты.

Шулай ук карагызҮзгәртү

Викиөзек эчендә Равил Фәйзуллин темасы буенча бит бар

СылтамаларҮзгәртү


  1. наши писатели. әдипләребез. Биобиблиографический справочник. т.2., стр.491