Акчарлак (газета)
«Акчарлак» газетасы — Татарстанның Казан шәһәрендә нәшер ителүче күп тиражлы шәхси басма.
Газетаны нәшер итүчеләр — Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина.
Акчарлак | |
![]() | |
Tөр | |
---|---|
Формат |
А4 |
| |
Гамәлгә куючы |
Г. Г. Сафин, Р. Х. Сафина |
Нигезләнгән |
2001 |
Тел | |
Төп офис | |
Тиражы |
33 240 (2015, август) |
ISSN | |
| |
язылу индексы |
П2497 |
Веб-сайт: https://akcharlak.tatar/ |

2014 елдан баш мөхәррире ― Алмаз Марс улы Гыймадиев.
ТарихҮзгәртү
Беренче саны 2001 елда дөнья күрә. Башта айга бер, соңрак атнага бер А4 форматында 32 биттә бастырыла.
ТиражҮзгәртү
- 2001 — 16 800.
- 2013 — 42 000.
- 2015 — 33 240.
- 2020 — 35 058 (4 465 Россия буйлап тарала, 5 462 киосклар аша сатыла)[1]
- 2022, гыйнвар — 35 919 (гомуми тираж)
- 2022, июль — 33 047 (гомуми тираж)
- 2023, № 3 — 33 557 (гомуми тираж)
Тиражы сертификацияләнгән (Таныклык № 616, 2010 елның 28 маеннан гамәлдә).
БүләкләреҮзгәртү
Биш ел беррәттән (2010 — 2015) «Тираж – ел рекорды» премиясенең «Милли телдә иң күп тиражлы газета» номинациясендә җиңүче [2].
Контент-юнәлешеҮзгәртү
“Акчарлак” мәгълүмат бирү һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Гаилә газетасы.
СәхифәләреҮзгәртү
- Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни, дини тормыш яңалыклары.
- Аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар.
- Яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары.
- Күренекле шәхесләр белән таныштыру.
- «Зарлы телефон», «Ир белән хатын», «Сәламәтлек» тематик сәхифәләре һ. б.
Газета чыгару — энә белән кое казу. Бөтен нәрсәне йөрәк аша үткәрергә кирәк[3]. Газетага исемне үзем таптым. Беренчедән, ул ялтыравыклы: анда 3 «а» хәрефе бар. Икенчедән, «акчарлак» сүзендә «ак» һәм «акча» сүзләрен аерырга була. Акчарлак – ирек кошы, ул беркемгә буйсынмый [4] |
Яңа басмаларҮзгәртү
2003 елдан башлап, газетага кушымта рәвешендә, айга бер «Ашыгыч ярдәм», «Уртак хисләр»,[5] «Авырмас өчен 101 киңәш», «Акчарлак сканворды», «Татар хатыны» газеталары , «Азан нуры» һәм «Строители Татарстана» журналлары бастырыла.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Татарстан: пандемия тиражларга тискәре йогынты ясамаган. Азатлык радиосы, 9.07.2020
- ↑ «Пресса.ру» сайтында
- ↑ Фәния Фәизова. Ходай сызган юлдан барабыз. «Ватаным Татарстан», 2009 ел, ноябрь
- ↑ «Казанские ведомости», № 79, 2012 ел, 31 май
- ↑ 2003 елда «Уртак түшәк» (рус. Общая постель) исеме астында барлыкка килгән газета, «Татарстан» журналының 2004 елгы октябрь санында Азат Ахунов тарафыннан бастырылган Татарская пресса: шаг в сторону карается расстрелом? мәкаләсендә каты тәнкыйтьләнә, 2009 елның 16 сентябрь көнендә мөхәрриргә Роскомнадзор тарафыннан шелтә белдерелә, 2013 елның 27 май көнне Азатлык радиосы һәм 28 май Матбугат.ру порталларында Римма Бикмөхәммәтова авторлыгында чыккан Китап укучы юкмы, әллә язучымы? материал белән 23 сентябрь РКН утырышы арасында исемен үзгәртә, 17 мең язылучысы булган газетаның ябылуы турында хәбәр Матбугат.ру сайтында 1.02.2015 көнне чыга.
СылтамаларҮзгәртү
- Акчарлак — нәшрият йорты 2022 елның 27 февраль көнендә архивланган.
- Басманың рәсми сайты(үле сылтама)
- Габделфәт Сафин. Җырчының шәхси сайты 2015 елның 1 август көнендә архивланган.