Төп менюны ачу

Анатолий Луппов

Анатолий Луппов (Анатолий Борис улы Луппов, рус. Анатолий Борисович Луппов) – композитор, пианист, педагог. Казан дәүләт консерваториясе профессоры (1977). Мари АССР (1968), РСФСР (1974), Татарстанның (1993) атказанган сәнгать эшлеклесе. Мари АССРның дәүләт (1974), Татарстанның Тукай премияләре (1999) лауреаты. Татарстанның халык артисты (2009).

Анатолий Луппов
А.Луппов.jpg
Туган телдә исем Анатолий Борис улы Луппов
Туган 2 июнь 1929(1929-06-02) (90 яшь)
Киров өлкәсе Тужа районы Пачи авылы
Яшәгән урын Нурсолтан Назарбаев урамы, Казан[1]
Милләт мари
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре пианист
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1999)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1929 елның 2 июнендә Киров өлкәсе Тужа районы Пачи авылында туган. Йошкар-Ола музыка укуханәсен (1951), Казан дәүләт консерваториясен (1959) «фортепиано», «композиторлык» белгечлекләре буенча тәмамлаган.

1954 елдан Казан дәүләт консерваториясендә эшли: 1954-1956 концертмейстер, 1956-1959 махсус фортепиано укытучысы, 1959 елдан композиторлык кафедрасында композиторлык , оркестровка, ХХ гасыр композиторлык техникасы, оркестр стильләре тарихы фәннәренән укыта, 1969-1991 композиторлык кафедрасы мөдире, соңгы елларда музыка теориясе һәм композиторлык кафедрасы профессоры.

ИҗатыҮзгәртү

Концертларда, пианист буларак, үз әсәрләрен башкара: Казан (1953, 1954, 1956), Мәскәү (1958), Донецк (1964), Воронеж (1965)

ШәкертләреҮзгәртү

Л. Васильев, В. Данилов, А. Блинов, Ю. Болденков, А. Руденко, Л. Новоселова, П. Чонкушов, Ш. Шәрифуллин, Ю. Толкач, Ю. Евдокимов, А. Корепанов, Н. Шәмсетдинов, Р. Еникеева, С. Маков, А. Незнакин, С. Васильев, В. Захаров, Ш. Тимербулатов, Л. Стерхова, М. Шәмсетдинова, А. Яшмолкин, Ю. Гонцов, Н. Шабалин, С. Корепанов, Ф. Шәрифуллин, Н. Закирова, Е. Лебедева, Н. Сафин, О. Бурова, С. Черезов, Р. Кәлимуллин, А. Кудрявцев, Н. Казаков, В. Кожевников, М. Антал, Р. Зарипов, Э. Архипова, М. Ходырева, Ф. Әхмәтшин, В. Василевский, Ю. Григорьев, Г. Сураев-Королев, З. Садыйкова, А. Манджиев, Н. Фомин, А. Проскурин, С. Беликов, Л. Таһирова, Л. Фәррахова, В. Петров, З. Рәүпова, Д. Сорокина, А. Әхмәтшин, А. Салихова, Г. Тимербулатова, Е. Анисимова.

ХезмәтләреҮзгәртү

  • Фортепиано квинтеты. - М.: Сов. композитор, 1971.
  • Фортепиано өчен токката. - М.: Музыка, 1965.
  • Скрипка һәм фортепиано өчен рапсодия. - М.: Сов. композитор, 1978.
  • Кыллы оркестр өчен балалар рапсодиясе. - М.: Сов. композитор, 1975.
  • Фортепиано өчен вариацияләр. - М.: Сов. композитор, 1974.
  • Фортепиано һәм оркестр өчен концертино-токката. - М.: Сов. композитор, 1971.
  • «Рисорджименто җырлары»: Италия шагыйрьләре сүзләренә вокал шәлкем.- М.: Сов. композитор, 1967.
  • Флейта һәм оркестр өчен концерт. - М.: Музыка, 1969.
  • Гобой һәм оркестр өчен концерт. - М.: Сов. композитор, 1979.
  • Фагот һәм оркестр өчен концерт. - М.: Музыка, 1972.
  • Альт һәм фортепиано өчен баллада. - М.: Сов. композитор, 1976.
  • Кларнет һәм симфоник оркестр өчен концерт. - М.: Сов. композитор, 1980.
  • «Татар каприччиосы»: Симфоник оркестр өчен концерт. - М.: Сов. композитор, 1974.
  • «Урман легендасы». Балет. М.: Сов. композитор, 1987.
  • Симфоник оркестр өчен «Мари каприччиосы» . М.: Сов. композитор, 1978.
  • «КамАЗ яшьлеге»: Симфоник увертюра. - М.: Сов. композитор, 1978.
  • Фортепиано өчен юмореска. - М.: Сов. композитор, 1975.
  • Кларнет һәм фортепиано өчен мелодия һәм скерцо. - М.: Сов. композитор, 1975.
  • Торба һәм фортепиано өчен скерцо. - М.: Музыка, 1978 (җыентык).
  • Валторна һәм фортепиано өчен романс һәм бию. - М.: Музыка, 1976 (җыентык).
  • Фортепиано өчен чуаш сюитасы. - М.: Сов. композитор, 1980.
  • Флейта һәм фортепиано өчен ике пьеса. М.: Сов. композитор, 1982.
  • «Казан»: Хор һәм оркестр өчен В. Маяковский сүзләренә кантата. - М.: Сов. композитор, 1984.
  • 2 фортепиано өчен беренче сюита. - М.: Сов. композитор, 1991.
  • Виолончель һәм фортепиано өчен соната. - М.: Сов. композитор, 1991.
  • Балаларга фортепиано өчен 9 татар халык җыры. - М.: Сов. композитор, 1980. («Халык музыкасы» җыентыгы).
  • Труба һәм оркестр өчен концерт. - М.: Сов. композитор, 1988.
  • Гобой солосы өчен ике концерт пьесасы. - М.: Сов. композитор, 1982.
  • «Акварельләр»: Фортепиано өчен 4 пьеса. - М.: Сов. композитор, 1986.
  • Татар халык көйләренә фортепиано өчен «Балалар альбомы». - М.: Сов. композитор, 1988.
  • «Батыр егет турында җыр»: Муса Җәлил сүзләренә балалар кантатасы. - М.: Сов. композитор, 1990.
  • «Циркта»: Торба һәм фортепиано өчен сюита. Китапта: Татарстан композиторлары әсәрләре (төзүче А. Величко). - Казан, 2004.
  • Луппов А. Флейта һәм оркестр өчен Концерт № 2.– Казан, 2014.
  • Луппов А. Фагот һәм оркестр өчен Концерт № 2. – Казан, 2014.
  • Луппов А. Кларнет һәм оркестр өчен Концерт № 2. – Казан, 2014.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • Яшь композиторларның бөтенсоюз смотр-бәйгесе (Мәскәү, 1962) – I дәрәҗә диплом.
  • Композиторларның бөтенсоюз бәйгесе (Мәскәү, 1974) - II премия.
  • РФ югары белем мактаулы хезмәткәре (1996).
  • Мари АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1968).
  • РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1974).
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
  • Мари АССРның дәүләт премиясе (1974).
  • Тукай премиясе (1999).
  • Татарстанның халык артисты (2009).

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү