Мәсгудә Шәмсетдинова

Мәсгудә Шәмсетдинова — композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Мәсгудә Шәмсетдинова
Туган телдә исем Мәсгудә Ислам кызы
Туган 1 июль 1955(1955-07-01) (68 яшь)
Башкортстанның Кышлау-Елга авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
 Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм Питырбур дәүләт университетының фәлсәфә факультеты[d]
Һөнәре композитор
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]
Сайт http://tatars.com/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Мәсгудә Шәмсетдинова 1955 елның 1 июлендә Башкортстанның Кышлау-Елга авылында туа. Балачагы Караганда шәһәрендә үтә, ул шунда музыка училищесын тәмамлый.

1979 елда Казан консерваториясендә югары белем алып, иҗади эшкә керешә. Үз симфонияләрендә ул татар халкының тарихына, катлаулы һәм фаҗигале язмышына мөрәҗәгать итә («Кыйссаи Сөембикә» (1991), «Мәһди яки изге Болгар дастаны» (1989), «Мәхәббәтнамә», «Болгар-шәрке», «Ибне Фазлан», «Чыңгызхан», «Дәрвиш»).

1990-1995 елларда Казан консерваториясендә Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире.

1996-2000 елларда - Татарстан фәннәр академиясеннең Тарих институты хезмәткәре. М. Шәмсетдинова фән, фәлсәфә мәсьәләләре, халык иҗаты, Ислам гореф-гадәтләре белән тирәнтен кызыксына. Шул юнәлеш буенча 2002 елда Санкт-Петербург университетында кандидатлык эшен яклый.

2002 елда ул гаиләсе белән АКШга күчеп китә. Хәзер дә ул АКШның Сиэтл шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

1982 елдан СССР композиторлар берлегендә. 1992 елдан Татарстан композиторлар берлегендә. 1999 елдан - Халыкара заманча музыка җәмгыятендә (Амстердам).

Иҗаты үзгәртү

Әсәрләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мәсгудә Шәмсетдинова (Композитор). erlar.ru. 2020-07-22 тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү