Казан дәүләт консерваториясе
Казанның югары музыкаль уку йорты
(Казан консерваториясе битеннән юнәлтелде)
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия) — Казанның югары музыкаль уку йорты. 1945 елда нигез салынган. 2001 елда уку йортына Нәҗип Җиһанов исеме бирелгән.
Халыкара исем |
N.G. Zhiganov Kazan State Conservatory |
---|---|
Төр | академия |
Нигезләнгән | 1945 |
Ректор | Вадим Роберт улы Дулат-Алиев |
Укытучылар |
205 |
Студентлар | 700 |
Адрес | Зур Кызыл урам, 38 [1] |
Сайт | kazanconservatoire.ru һәм kazanconservatoire.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=21&Itemid=286[1] |
Ректорлар
үзгәртү- 1945―1988 ― Нәҗип Гаяз улы Җиһанов
- 1988―2021 ― Рубин Кәбир улы Абдуллин
- 2021 елның 1 июненнән ректор в. б. ― Вадим Роберт улы Дулат-Алиев[2]
Тарих
үзгәртүКазан дәүләт консерваториясе Идел буе һәм Урал республикалары халыклары арасыннан югары дәрәҗәле музыкантлар (педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре) әзерләр өчен барлыкка китерелә. Аның беренче ректоры татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов (1911 - 1988) була[3].
1990 елда консерватория нәшер итү хокукына ия була һәм фәнни, укыту һәм нота басмалары чыгара башлый. 1997 елда консерваториядә опера студиясе ачыла[3].
Югары уку йортында 8 факультет һәм егерме кафедра бар. Шулай ук өч еллык аспирантура да бар.
Танылган шәкертләр
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ В Казанской консерватории представили нового ректора. 2021 елның 13 июнь көнендә архивланган. Сайт КГК, 4.06.2021(рус.)
- ↑ 3,0 3,1 Казанская государственная консерватория / 1000-летие Казани, archived from the original on 2007-10-09, retrieved 2010-09-30
Сылтамалар
үзгәртү- http://www.kazanconservatoire.ru/ 2011 елның 14 июль көнендә архивланган.
- http://www.kazan1000.ru/rus/conservatory/kazan.htm 2007 елның 9 октябрь көнендә архивланган.
- http://moyakazan.narod.ru/abitura10.html
- http://www.edu.ru/abitur/act.3/ds.1/isn.217/index.php