Рәисә Биләлева
Рәисә Биләлева (23 февраль 1925, Казан, РСФСР, СССР — 6 октябрь 2003 (78 яшь), Казан, Татарстан) — җырчы һәм педагог. ТАССРның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1984). 1952-1982 елларда ТДОһБТ солисткасы. Төп партияләре: Җилда («Риголетто», Җузеппе Верди), Галимә («Кара йөзләр», Бату Мөлекев), Алтынчәч («Алтынчәч», Нәҗип Җиһанов). 1979-1999 елларда Казан педагогия институтының музыка факультеты укытучысы.[1]
Рәисә Биләлева | |
---|---|
Туган | 23 февраль 1925 Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 6 октябрь 2003 (78 яшь) Казан, Татарстан |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |