Төп менюны ачу

Клара Хәйретдинова, Клара Әкрам кызы Хәйретдинова (1948 елның 27 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Өнсә) – опера җырчысы (сопрано). Татарстанның халык (1995), РФ атказанган (2011) артисты. Казан дәүләт консерваториясенең ялгыз җырлау кафедрасын доценты (1997 елдан).

Клара Хәйретдинова
К.Хәйретдинова.jpg
Туган телдә исем Клара Әкрам кызы Хәйретдинова
Туган 27 июль 1948(1948-07-27) (71 яшь)
Биектау районы Өнсә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре опера җырчысы, педагог
Балалар кызы Айгөл, оныгы Сабина
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның халык артисты - 1995РФ атказанган артисты - 2011

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1948 елның 27 июлендә Биектау районы Өнсә авылында[1] (башка версия буенча Яшел Үзән районы Зур Ключи авылында[2]) туган. Урта белемне, интернатта яшәп, район үзәге булган Биектауда ала. Белеме буенча укытучы, озак еллар фирка комитеты сәркатибе булып эшләгән әнисенең теләге буенча, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Казан вертолёт заводы клубында үзешчән сәнгатьтә катнаша. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган конкурсны үтеп, Мәскәүгә Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә (Г.П. Виноградовның вокал сыйныфы) укырга китә. Остаханәне тәмамлап, Казанга Татар дәүләт филармониясенә эшкә кайта.

Ф. Шаляпин фестивальләрендә, Мәскәүдә, Башкортстанда һ.б. узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә даими катнаша.

ИҗатыҮзгәртү

 
Ярославна — «Кенәз Игорь»

К. Хәйретдинова искиткеч матур бәрхет тавышка, һөнәри осталыкка ия, татар һәм рус телләрендә бердәй осталык белән җырлый ала, классиканы да, татар халык җырларын да югары техникада башкара. Чит илләрдә: Әнкарада Бөтендөнья фестивалендә (1992) Аида («Аида») партиясендә, Венециянең «Ла Фениче» театрында (1994) Шинкарка («Борис Годунов») партиясендә, «Төрксой» халыкара опера фестивалендә (Төркия); М. Михайлов исемендәге опера фестивалендә (Чабаксар) Ярославна («Кенәз Игорь») партиясендә зур уңыш белән чыгыш ясый. Русия Зур театры солистлары Веденеев, Таращенко, Мария театрыннан Ванеев, Вена операсыннан А. Кочерга белән җырлый.[6]

РепертуарыҮзгәртү

М. Җәлил театрыҮзгәртү
  • Ярославна — «Кенәз Игорь» Бородин (дебют)
  • Алтынчәч — «Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов
  • Наташа — «Су кызы» (Русалка) А. Даргомыжский
  • Лиза — «Пики дамасы» (Пиковая дама) П. Чайковский
  • Эмма — «Хованщина» М. Мусоргский
  • Мария — «Мазепа» П. Чайковский
  • Маша — «Дубровский» Э. Направник
  • Кума — «Чародейка» П. Чайковский
  • Аида — «Аида» Дж. Верди
  • Марцелина — «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро) Моцарт
  • Купава — «Кар кызы» (Снегурочка) Римский-Корсаков
  • Дездемона — «Отелло» Дж. Верди
  • Сента — «Очучы һолландияле» (Летучий голландец) Р. Вагнер
  • Тоска — «Тоска» Дж. Пуччини
  • Шинкарка — «Борис Годунов» М. Мусоргский[7]

Концерт программасыҮзгәртү

  • «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Киек казлар» Р. Яхин
  • «Ак дулкыннар» Р. Еникиев
  • «Бөдрә тал» татар халык җыры
  • «Не пробуждай воспоминаний» Булахов
  • «Ave Maria» Каччини

ШәкертләреҮзгәртү

  • Артур Исламов — I халыкара Vissi d’arte опера җырчылары конкурсы (Чехия) лауреаты (2012), Рөстәм Яхин исемендәге III халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлары конкурсында (Казан) җиңүче.
  • Айгөл Хисмәтуллина — II Бөтенрусия музыка конкурсында III премия лауреаты.
  • Илүсә Хуҗина — Кёльн опера театрының (Алмания) яшьләр труппасы солисты.
  • Роман Байлов — Волгоград музыка театры солисты

Дискография (аудиоязма)Үзгәртү

  • Татар халык җырлары. М. Останкино, 1990;
  • Татар композиторлары җырлары. Казан, 1995 (ДТРК ТЯГ);
  • Опера сәхнәсе осталары. Казан, 1992 (ДТРК ТЯГ);
  • Рус романслары. Казан, 2002, 2003 (ДТРК ТЯГ).

ГаиләсеҮзгәртү

Кызы Айгөл – Казан дәүләт консерваториясенең дирижёр-хор факультетын тәмамлаган, ТВ дикторы.
Оныгы Сабина музыка мәктәбенең фортепьяно сыйныфын тәмамлаган.

Кызыклы фактҮзгәртү

1994 елдан бирле атаклы Венеция «Ля Фениче» театрында җырлаган беренче һәм бердәнбер Татарстан җырчысы булып кала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • ТАССР атказанган артисты (1989)
  • Татарстанның халык артисты (1995)
  • РФ атказанган артисты (2011)

ЧыганакларҮзгәртү

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү