Артур Исламов
Артур Исламов, Артур Муллаян улы Исламов (1988 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш) — җырчы (баритон), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Мария театры (Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясе солисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2020, 2023).
Артур Исламов | |
---|---|
Туган телдә исем | Артур Муллаян улы Исламов |
Туган | 13 гыйнвар 1988 (36 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы |
Җефет | Эльза Исламова |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1988 елның 13 гыйнварында Актанышта туган. Әтисе Муллаян – көрәшче. Әнисе Луиза – музыкант. Апасы Сиринә консерватория тәмамлаган, гаиләсе белән Чаллыда яши.[1] Музыка мәктәбенең баян классын, Казан музыка укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова сыйныфы, 2012) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 2010 елның сентябреннән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.
- 2012 елдан Мария театры (Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясендә укый һәм җырлый.
Иҗаты
үзгәртү- 2004 елдан заманча татар Alqanat (Алканат) рок төркемендә көйләр яза, вокал, акустик гитара партияләрен башкара. «Emergenza» фестивалендә уңышлы чыгыш ясый.[2]
- Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән Һолландиядә, Бельгиядә гастрольләрдә була.
- 2012 Праһада узган халыкара Vissi D'Arte яшь опера җырчыларының халыкара бәйгесендә катнаша. Анда икенче турда Нәҗип Җиһановның «Намус» операсыннан Хәйдәр ариясен татарча (концертмейстер Алиса Лабзина) башкарып, икенче лауреат бүләгенә ия була.[3]
- 2012 «Ак бүре» операсында (Зөлфия Рәүпова-Рүзәл Мөхәммәтшин) төп партияне (Ак бүре) башкара.[4]
- 2014 «Алтын Казан» мюзиклында Ханзадә партиясендә чыгыш ясый.
- 2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияләрнең берсен (Карабатыр, Аксак Тимернең сәргаскәре) башкара.
- 2018 елда Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсында Кошчак партиясен башкара.
Эльмир Низамов: «Артур – үз эшенең фанаты. Җырлый да, көй дә яза. Без аның белән бер дулкында. Көйязар буларак, Артурның әсәренә үзгәрешләр кертергә әзер булуы миңа ошый».
Башкарган партияләре
үзгәртү- Данкайро, Моралес «Кармен» Ж. Бизе.
- Фигаро «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро).
- Онегин «Евгений Онегин» П. Чайковский.
- Граф Робинзон «Яшерен туй» (Тайный брак) Д. Чимароза.
- Король Треф «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трем апельсинам).
- Хома «Вий» Е. Анисимова.
- Бен «Телефон» Д. Менотти.
- Эдвин «Сильва» И. Кальман.
- Акыл ияләре «Турандот» Д. Пуччини.
- Кәрим бай «Башмагым» Җ. Фәйзи.
- Сабиров «Җәлил» Н. Җиһанов.
- Фатыйх «Шагыйрь мәхәббәте» Р. Ахиярова.
- Кошчак «Сөембикә» Р. Ахиярова.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- «Созвездие-Йолдызлык» фестивале (2005 ел) — I премия.
- Халыкара И. Шакиров исемендәге җырчылар конкурсы (Казан) — I премия.
- «Дуслык моңы» башкорт һәм татар җырын башкаручылар конкурсы (2006) —- I премия.
- Р. Ваһапов исемендәге татар җырын башкаручылар конкурсы (Казан, 2008) — I премия.
- С. Сәйдәшев исемендәге җырчылар конкурсы (Түбән Кама, 2008) — III премия.
- Р. Яхин исемендәге халыкара камера җырчылары һәм концертмейстелар конкурсы (Казан, 2011) — I премия.
- Халыкара Vissi D'Arte опера җырчылары конкурсы (Праһа, 2012) — II премия, лауреат.
- I Халыкара «Чикләрсез опера» конкурсы (Краснодар, 2014) — диплом һәм «Чит ил көйязары әсәрен иң яхшы башкарган өчен» махсус приз.[5]
- 2020 — «Тантана» премиясе — «Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы» номинациясендә[6][7]
- 2023 — «Тантана» премиясе («Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә) — Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсында Кави роле өчен[8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Мин җиңәм дип киләм»
- ↑ С. Гафарованың шәхси сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-04-14
- ↑ А. Исламов Vissi D'Arte лауреаты булды
- ↑ «Казан вакыйгалары» порталы
- ↑ Кубанские ведомости, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-04-14
- ↑ "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
- ↑ Камал театры артистлары «Тантана» театр премиясендә 3 номинациядә җиңү яулады. Камал театры сайты, 27.03.2020
- ↑ Р. Мөхәммәтова. «Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023
Сылтамалар
үзгәртү- М. Җәлил исемендәге опера-балет театры сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- «Ак бүре» операсы турында