Сөембикә (опера, 2018)

«Сөембикә» — 2 күренештән торучы татар операсы. Композитор Резеда Ахиярова, либретто авторы — шагыйрь Ренат Харис. Премьерасы 2018 елның 2627 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. Татар һәм рус телләрендә башкарыла[1].

Сөембикә
Фото
Гөлнара Гатина — Сөембикә
Көйязар Резеда Әхиярова
Тел татар теле һәм рус теле
Куючы дирижёр Ренат Салаватов
Беренче куелыш 26 сентябрь 2018
Беренче куелыш җире Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

Вакыйгалар өч шәһәрдә бара. Беренче вакыйга - Казанда, аннары Сөембикәне Мәскәүгә җибәрәләр. Соңгы вакыйга Сөембикә ахыргы көннәрен яшәгән Касыйм шәһәрендә бара[2].

Операны әзерләүчеләр

үзгәртү

Төп партияләр

үзгәртү


  Тарихи вакыйгаларга нигезләнсә дә, персонажлары тарихи шәхесләр булса да, «Сөембикә» операсы документаль әсәр түгел. Без, авторлар, бу әсәр белән тамашачыны теләсә нинди чорда да үзгәрешсез кала торган, адәми затны кеше дәрәҗәсенә күтәргән, һәркемнең дә йөрәгендә яшәгән саф хисләр, катлаулы кичерешләр, мәңге ару-талуны белмәс бәхеткә омтылышлар һәм язмыш белән көрәшү мохите аша үткәрергә теләдек. «Сөембикә» — горур хис әсәре.
Ренат Харис, либретто авторы
 

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Ландыш Әбүдарова. Дала кызы кайта Казанга. «Сөембикә», 2018 ел, № 9. ISSN 0869-1398

Сылтамалар

үзгәртү