Ярамир Низаметдинов

Ярамир Низаметдинов, Ярамир (Радамир)[1] Эдгар улы Низаметдинов (1987 елның 26 декабре, Курган өлкәсе, Шадрин районы, Йолдыз) — опера җырчысы (лирик-драматик тенор), Бөтенроссия вокал конкурсы (2012), халыкара яшь башкаручыларның телевизион «Татар моңы» (2012), Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара «Татар җыры» (2017) һ. б. бәйгеләр лауреаты. «Санктъ-Петербургъ Опера» театры солисты.

Ярамир Низаметдинов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ярамир Эдгар улы Низаметдинов

Туу көне

26 декабрь 1987(1987-12-26) (36 яшь)

Туу урыны

Курган өлкәсе, Шадрин районы, Йолдыз авылы

Эшчәнлек еллары

2012 - х.в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор

Жанрлар

эстрада, классика

Коллективлар

ТДОһБТ
Татар дәүләт филармониясе
«Санктъ-Петербургъ Опера»

yaramir

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1987 елның 26 декабрендә Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз (Юлдус, Эчкен) авылында туган. Әтисе (үги) шофер, әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әти-әнисе балага исемне Чехословакиянең популяр хоккейчысы Яромирныкына (Jaromír Šindel) [2] охшатып куйганнар. Сеңлесе, энесе бар. Музыкага мәхәббәтне әнисе, үзе дә гитарада уйнап, җырлаучы Изольда Нәҗип кызы уяткан.

Йолдыз урта мәктәбен (2005), «физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы» белгечлеге буенча Шадринск дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт бүлеген (2011) тәмамлаган. Төньяк Кавказда (Кабарда-Балкария) хәрби хезмәтен үтәгән. 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетынының вокал бүлегенә (профессор Венера Ганиева классы) укырга керә. 2013 елның июлендә, әзерлек бүлеген тәмамлап, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә (доцент Раида Игълам кызы Ермохина классы) кабул ителә һәм тәмамлый.

2013-2016 елларда остазы, Татарстанның халык артисты Ф.Г. Сәлахов белән «Бер аваз» вокал дуэты төзеп, ил буенча һәм чит илләрдә (Алмания һ.б.) гастрольләрдә була, хөкүмәт концертларында катнаша. 2014 елның 16 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында (Павлюхин урамы) беренче сольный концерты уза. 2015 елның августында беренче видеоклибын төшерә (Шадрин районы Йолдыз авылында). 2017 елның 20 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче (дебют) чыгышы була (П.И. Чайковскийның «Пики дамасы» операсында Распорядитель ариясендә).

Режиссер, «Санктъ-Петербургъ Опера» театры җитәкчесе РФ халык артисты Ю. И. Александров чакыруы буенча Санкт-Петербургка күчә һәм «Санктъ-Петербургъ Опера» театрында эшли башлый. [3]

Репертуар үзгәртү

ТДОһБТ үзгәртү

Распорядитель (П. Чайковский «Пиковая дама»), Ближний боярин (М. Мусоргский «Борис Годунов»), Император Альтоума (Дж. Пуччини «Турандот») һ. б.

«Санктъ-Петербургъ Опера» үзгәртү

Гастон («Травиата», Дж. Верди); Шүрәле, аучы, ябалак, бака («Красная шапочка», Ц.Кюи). Ленский («Евгений Онегин», П. И. Чайковский); Феб Шатопер («Эсмеральда», А. Даргомыжский); Герцог («Риголетто», Дж. Верди) һ. б.

Дискография үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мулла кушкан исеме — Радамир
  2. 50-й Чемпионат мира по хоккею с шайбой 1985 года (Праһа)
  3. Гуландам Фатхуллина. Оперный певец Ярамир Низамутдинов: «У каждого народа есть свой моң». Татар-информ, 27.11.2022
  4. Асия Низамутдинова. ВКонтакте
  5. Ярамир Низаметдинов: «Гаилә кордым». «Ирек мәйданы», 2019 ел, 5 сентябрь, 32нче бит

Әдәбият үзгәртү

  • Габдерәхим. Ярамир: «Кайвакыт кесәдә йөз тәңкә кала». «Акчарлак», 2017 ел, № 43.
  • Лилия Юсупова. Ярамир, җырчы: «Эшлим дә, ял да итәм». «Ирек мәйданы», 2017 ел, август.

Сылтамалар үзгәртү