Азнакай (лат. тат. Aznaqay, рус. Азнакаево) — Татарстанның көньяк-көнчыгышында Эстәрле елгасы буенда урнашкан шәһәр (1987), Азнакай районының үзәге.

Азнакай
рус. Азнакаево
БайракИлтамга
Flag of Aznakayev rayon (Tatarstan).pngAznakeevskii rayon gerb.png
Нигезләнү датасы 1762
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Азнакай районы
Административ-территориаль берәмлек Азнакай районы
Халык саны 34 896 (1 гыйнвар 2018)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 180 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Мәйдан 15 км²[2]
Почта индексы 423330–423333 һәм 423303
Рәсми веб-сайт aznakayevo.tatar.ru
Җирле телефон коды 85592
Commons-logo.svg Азнакай Викиҗыентыкта

Ютазы тимер юл станциясенән 34 км төньяк-көнбатышта урнашкан (СемберУфа юнәлеше). Казанга чаклы — 376 км. Мәйданы — 15,3 км². Халык саны — 34 700 кеше (2016 ел). Татарлар — 85,4 %, руслар — 11,9 % (1989).

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Азнакай янында Чатыр тау (324 метр) урнашкан. Анда "Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар күп.

Азнакай — нефть сәнәгате шәһәре («Азнакаевскнефть» НГДУы, "Нефтемаш", "Перекрыватель"). Моннан тыш УАЗ автомобильләрен ремонтлау, май заводлары, икмәк комбинаты, типография; энергетика, авыл хуҗалыгы техникасы, тегү сәнәгате һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре бар. Төбәк тарихын өйрәнү музее, район мәдәният йорты, 6 китапханә, үзәк һәм балалар хастаханәләре эшли [3].

ТарихҮзгәртү

  • XVIII гасырның беренче яртысында нигез салына. ХVIII-XIХ гасырларда халкы типтәрләр һәм "башкорт" сословиесе катлауларына бүленә, игенчелек, терлек үрчетү, балта эшләре белән шөгыльләнә. 1761-1764 елларда үткәрелгән Өченче җанисәп (ревизия) материалларында старшина Мәсәй Хәсәнов командасындагы Мәнәвез елгасы ярында урнашкан Азнакай авылы искә алына, анда 16 ясаклы татар (ир-ат) яшәгәнлеге күрсәтелә[4]. Шул ук Өченче җанисәп мәгълүматларында старшина Сөендек Тукбаев командасына караган Азнакай авылында 58 ир-ат яшәве әйтелә. Әлеге документта халыкның сословиесе һәм милләте күрсәтелмәгән[5]. Дүртенче җанисәп мәгълүматларында старшина Әетмәмбит Ишмәтев командасындагы Азнакайда 76 ир-ат типтәр һәм ялгызак (бобыль) искә алына[6].

1859 елгы мәгълүматларга караганда, Азнакайда бер мәчет, 1889 елда ике мәчет була. ХХ гасыр башында волость идарәсе, земство станы урнаша. 4 су тегермәне эшли[7]. 1920 елга кадәр Азнакай Самара губернасы Бөгелмә өязенең Азнакай волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 1 августыннан Тымытык районында. 1931 елның 30 октябреннән - Азнакай районы үзәге.

  • 1956 елдан башлап шәһәр тибындагы бистә. 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районы составында, 1963 елның 27 августыннан - яңа оешкан Азнакай сәнәгать районы үзәге, 1965 елның 12 гыйнварыннан - яңадан район үзәге.
  • 1987 елда шәһәр статусын ала.

Шәһәр белән бәйле күренекле кешеләрҮзгәртү

СәнәгатьҮзгәртү

  • «Азнакаевскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе («Татнефть» ААҖ) - нефть чыгару.
  • "Азнакаеский горизонт" АҖ - нефть скважиналарын бораулау, төзәтү.
  • "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ - нефть скважиналарын капиталь төзәтү.
  • «Нефтемаш» заводы - махсус техника җитештерү.
  • "Азнакай киемнәре" тегү фабрикасы - махсус киемнәр тегү.
  • Май һәм икмәк заводлары.

МәгарифҮзгәртү

МәдәниятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  2. http://tatarland.narod.ru/aznakaevo.html
  3. Татар энциклопедиясе: 6 томда. – Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2018. - 1 т. - Б. 62. ISBN 978-5-902375-04-5
  4. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 90. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5
  5. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 97. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5
  6. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 178. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5
  7. Татар энциклопедиясе: 6 томда. – Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2018. - 1 т. - Б. 62. ISBN 978-5-902375-04-5