Лениза Вәлиева, Вәлиева (Хәбибуллина [1]) Лениза Газинур кызы (14 июль 1986 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай) – шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече, тел белеме фәне юнәлешендә гыйльми тикшеренүләр алып баручы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2014 елдан),[2] Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2016).


Тугач бирелгән исеме: Вәлиева Лениза Газинур кызы
Туу датасы: 14 июль 1986(1986-07-14) (37 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә
Иҗат итү еллары: 2000-елларх. в.
Иҗат итү теле: татарча
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2016)
Яшәү җире Казан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Лениза Вәлиева
 
Лениза Вәлиева

1986 елның 14 июлендә Татарстанның Азнакай шәһәрендә туа.[2] Әби-бабалары укымышлы нәселдән булганнар, әти-әнисе дә китап укырга яраткан, балаларда кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Әтисе - Газинур исемле, әнисе - Зөләйха, хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә мәктәптә укытучы булып эшли. Ленизага бер яшь булганда алар гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күченеп китәләр.[3]

"Әни укыган шигырьләрне бик тиз отып ала һәм яттан сөйли торган булганмын. 3 яшемдә инде үзем дә хәреф таный башлаганмын, Ф.Кәримнең “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкиятен тулысынча яттан сөйләгәнмен", – ди Лениза.[3]

1993 елда Лениза Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенә укырга керә. Анда инглиз сыйныфында белем ала, татар, рус, инглиз телләрен камил белә. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Яр Чаллы педагогия колледжының филология факультетына укырга керә. Аны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Алабуга дәүләт педагогика университеты татар-рус бүлегенең татар һәм чагыштырма филология факультетына белем алырга керә.[2]

2009 елда университетны уңышлы тәмамлап, Казан шәһәренә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) белгечлеге буенча аспирантураның көндезге бүлегенә укырга керә. 2012 елда бөтен төрки дөньяга мәшһүр тел галиме, академик Мирфатых Зәкиев җитәкчелегендә татар теленең синтаксисы буенча филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.[4] Аспирантурада укыган вакытта ук аны бирегә эшкә чакырып алалар.[2]

Үз юлын 2007 елда Яр Чаллыда басылган “Якты юл” (“Светлый путь”) газетасында корректор буларак башлый. Соңрак Яр Чаллы шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни хезмәткәр вазыйфасын башкара.[5]

Иҗат үзгәртү

Лениза инде кечкенә чактан ук иҗаткка тартыла, мәктәптә укыганда беренче шигырьләрен яза, әмма төп эшчәнлеген университетта укыганда гына башлап җибәрә.

"Тәүге тапкыр кулыма каләм алып шигырь язган мәлне ачык хәтерләмим. Үз-үземне белгәннән бирле язганмындыр кебек. Кечкенәдән хыялый табигатьле, матурлыкка, яхшылыкка омтылучан идем. Мәктәп китапханәсендә мин укымаган китап калмагандыр", - Лениза.

Университетта укыган вакытта Лениза шигырьләрен җыентык итеп бастыру теләге белән, укытучысы профессор Әнвәр Шәрипов янына килә һәм үзенең эшләрен күрсәтә. Остазы шигырьләрне бик югары бәяли һәм шул рәвешле 2008 елда Ленизаның “Диңгездә йолдыз коена” дип аталган беренче шигырь җыентыгы басылып чыга.[2][3]

Шул ук елны, яңа басылган китабын тотып, “Казан утлары” редакциясенә бара. Анда “Шигърият” бүлегендә эшләүче Рәдиф Гаташ белән таныша, аның авторитетлы фикерен сорый.

Рәдиф абый: “Син инде профессиональ шагыйрә”, – дип, мине үсендереп җибәрде.

Шулай ук нәкъ Рәдиф Гаташ ярдәме белән ул Фәнис Яруллин белән очрашырга мөмкинлек ала. Рәдиф Гаташ Ленизага булыша һәм инде берничә көннән соң Лениза көтеп алган очрашуга бара. Бу яшь шагыйрәгә алга таба тагын да канатланып иҗат итәргә этәргеч бирә.[3]

“Син яз! Һәм иң мөһиме: Күктән төшмә!” – Фәнис Яруллин.

Ленизаның шигырьләре 7 күмәк җыентыкта, “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау”, “Кама таңнары”, “Мәйдан”, “Идел”, “Сөембикә”, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Мәдәни җомга” кебек газета-журнал битләрендә дөнья күрә, рус һәм азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителеп, “Антология новой татарской поэзии” (Мәскәү, 2015), “Әn yeni tatar şeiri antologiyasi” (Баку, 2016) җыентыкларында урын ала. 2014 елда ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Берлектә Ленизаның икенче китабын бастырырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, 2015 елда аның “Хәят күгем” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.[3] Шулай ук 2015 елда аның “Каузальность в татарском литературном языке” дип исемләнгән фәнни монографиясе дә дөнья күрә.[5]

Кайвакыт күңелгә шундый уйлар килә: әгәр шигырь язмасам, мин, мөгаен, рәссам булыр идем, күңелдәге хисләремне кәгазьгә түгел, киндергә тапшырыр идем, кулда каләм түгел, буяулар булыр иде. Күрәсең, сүздән сурәт тудыру сәләте көчлерәк булып, өстенлек алгандыр.[3]

Үз шигырьләрендә Лениза гел эзләнүдә булуын сүрәтли, әсәрләрен бигрәк тә шәркый жанрлар һәм сурәтләргә охшатып стильләштерә. Лениза Вәлиева иҗаты – хис-кичерешләргә бай, сурәтле-тасвирлы иҗат. Шагыйрәнең үз табыш-алымнары бар, ә лирик геройның ихласлыгы-самимилеге, көтелмәгәнлек эффекты тудыру, күңел халәтен табигать-әйбер образлары белән үреп күрсәтә алу – алга таба үз стилен булдыруга китерерлек сыйфатлар кебек тоела.[6]

Җыентыклар һәм әсәрләре үзгәртү

Җыентыклар:

  • Диңгездә йолдыз коена / Шигырьләр. – Алабуга: Алабуга шәһәр типографиясе, 2008. – 93 б.
  • Хәят күгем / Шигырьләр, 2015

Күмәк җыентыклар:

  • Тау-кыяда басып торам / Шигырьләр / «Ләйсән» – моңлы бишегебез. Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең 45 еллык юбилее уңаеннан төзелгән күмәк җыентыгы / төз.: Р. Хәмидуллина, Ә. Ситдыйкова. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2009. – Б. 205.
  • Гел «Яр», диеп шашкан булса синең җан / Шигырь / Гаташнамә. Рәдиф Гатауллин-Гаташ иҗаты турында сәхифәләр. Мәкаләләр, эсселар, шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2009. – Б. 384.
  • Вәлиева Л. Шигырьләр / Иделем акчарлагы. Әдәби җыентык: Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: ОМО «Объединение «Отечество», 2010. – Б. 93.
  • Вәлиева Л. Шигырьләр / Иделем акчарлагы. Әдәби җыентык: Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: ОМО «Объединение «Отечество», 2011. – Б. 26-27.
  • Вәлиева Л. Шигырьләр / Моң дулкынында: Яр Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең күмәк җыентыгы / төз.: Р.Г. Хәмидуллина. – Чаллы: «Ислам нуры» басмаханәсе, 2011. – Б. 22-28.
  • Вәлиева Л. Шигырьләр / Иделем акчарлагы. Әдәби җыентык: Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: ОМО «Объединение «Отечество», 2012. – Б. 14-18.
  • Вәлиева Л. Шигырьләр / Әдәби Чаллы / [төз. Р. Хәмидуллина, Ә. Ситдыйкова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – Б. 440-442.[2]

Монография:

  • Валиева Л.Г. Каузальность в татарском литературном языке. – Казань: ИЯЛИ, 2015. – 174 с.

Мәкаләләр:

  • 40тан артык фәнни мәкалә авторы[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2011 — «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә I урын;[2]
  • 2012 — «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә I урын;[3]
  • 2016Саҗидә Сөләйманова премиясе«Хәят күгем» шигырь җыентыгы өчен (кызыксындыру премиясе).

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Гыйззәтуллина К. Әдәби кичә // Шәһри Чаллы. – 2010. – № 305-310 (3719-3724), 24 декабрь. – Б. 12.
  2. Шәрипов Ә. Язгы җилгә җанны эләм апрель җиткәч // Мәдәни җомга. – 2014. – № 5 (962), 7 февраль. – Б. 16.
  3. Татарстан Язучылар берлеге сайты
  4. "Мәгариф" журналы 18.07.2017
  5. Дания Заһидуллина // Казан утлары. – 2022, 15 февраль.
  6. Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Искәрмәләр үзгәртү