Наилә Ахунова

рус телендә иҗат итүче язучы, шагыйрә

Наилә Гарифҗан кызы Ахунова — милләте буенча татар булган язучы, шагыйрә, рус телендә иҗат итә.

Наилә Ахунова
Туган телдә исем Наилә Гарифҗан кызы Ахунова
Туган 12 июнь 1959(1959-06-12) (64 яшь)
Әлмәт, Татарстан
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре язучы, шагыйрә
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе (2014).

 Наилә Ахунова Викиҗыентыкта

Ул 1959 елның 12 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. Аның әтисе — язучы, Гариф Ахунов. 1968 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр һәм ул 126 номерлы мәктәптә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач Казан культура институтының библиотекарьлар әзерли торган факультетына читтән торып укырга керә. Уку белән бергә ул художник-оформитель булып эшли, Казан шәһәренең төрле библиотекаларында эшли, төрле конкурсларда катнашып беренче урыннарны ала. 1994-1997 елларда”Казанский медик”газетасының баш редакторы була. 1997 елда “Белая ворона” дигән әдәби бүлек оештыралар. ЛИТО да җитәкче, “Зонтик” журналының баш редакторы урынбасары булып та эшли.

Тәүге әсәрләрен ул 1970-еллар башында «Пионер» журналына җибәрә.Наилә Ахунова бик күп шигырьләр, әкиятләр авторы. Аның үзе язган “Здравствуй, Ёжик! Или Сами с усами пьеса-әкияте “Әкият” курчак театрында күп тапкырлар куела. (2003-2004),Хайку шигырьләре язу буенча Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1998). Найлә Ахунованың “Далёкий свет”(1995), “Бабье лето”(1998), “Качели”(2004), “Махаон”(2008), “Голубые глаза луны”(2009), “Дом художника” (2009), “Ветер с Казанки” (2011), “Заметки на полях шляпы”(2011), “Заметки на веере”(2013), “Заметки на кленовых листьях”(2014) һәм башка китаплары дөнья күрде.

Ул 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Наилә Ахунова Казан шәһәренең М.Горький исемендәге әдәби премия лауреаты (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе (2014 ).

1998 елдан Казанда Вероника Тушнова исемендәге «Мәхәббәт асманы» (Галактика любви) фестивале уздыра.[1]

Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2014).

Хәзерге вакытта гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, иҗатын дәвам итә.

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе ― Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунҗанов, 1925―2000), татар язучысы, Тукай премиясе лауреаты (1972); әнисе Шәһидә Максудова (Шәһидә Габдрахман кызы Максудова, 1926―2009), язучы, тәрҗемәче. Бертуган абыйсы Рәшит Ахунов (Рәшит Гарифҗан улы Ахунов, 1953―2016), язучы, тәрҗемәче, ТР Тышкы икътисади элемтәләр министры (1995―1997).

Ире ― Борис Вайнер (1947), язучы, тәрҗемәче, Г. Державин (2020), С. Сөләйманова (2016) исемендәге, халыкара «Золотое перо Руси» (2013) әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Баласы: кызы, оныгы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Светлана Брайловская. Беләсеңме, бар да булачак! «Российская газета», 05.03.2015. (рус.)