Гариф Ахунов

татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе

Гариф Ахунов, тулы исеме Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (18 сентябрь 1925(1925-09-18), Кече Өчиле, Яңа Кишет вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР4 июнь 2000(2000-06-04) (74 яшь), Казан, Россия) — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Гариф Ахунов
Туган телдә исем Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов
Туган 18 сентябрь 1925(1925-09-18)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча кантоны, Яңа Кишет вулысы, Өчиле
Үлгән 4 июнь 2000(2000-06-04) (74 яшь)
РФ, ТР, Казан
Күмү урыны Арча
Яшәгән урын Новаторлар урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Шәһидә Максудова[2]
Балалар Рәшит Ахунов, Наилә Ахунова
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРСФСР атказанган мәдәният хезмәткәреТатарстанның халык язучысы

 Гариф Ахунов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Гариф Ахунов шәҗәрәсе

Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Кече Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: күмәк хуҗалык кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, 1946 елның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, 1947 елда аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук 1951 елда, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Әнвәр Давыдов, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур, Салих Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.

1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларыңда кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Гариф Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе буларак (1963-1965 һәм 1967-1968), Гариф Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.

Татарстан әдипләренең җиденче корылтаеннан соң республика Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлануы сәбәпле, Гариф Ахунов 1968 елда Казанга кайта. 1972-1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче корылтайда исә каләмдәшләре аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлыйлар. Идарә рәисе булып Гариф Ахунов тугызынчы корылтайда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтең 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә. 1974-1984 елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат вазифаларын башкара.

Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-1970) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмышынчы еллар авылы тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм җитәкче урында эшләүче хакимият кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Гариф Ахунов 1973 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.

Проза үзгәртү

1978, 1986 елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Әсәрдә автор катлаулы тормыш юлы үткән төп каһарманнарының язмышы аша 1900-1930 еллар эчендә Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра. Кызганычка каршы, язучы иҗат мирасының төп әсәрләреннән булган һәм тарихи үткәнне яңача, чын объектив күзлектән чыгып яктыртуны максат итеп куйган бу трилогиянең өченче кисәге язылмыйча кала.

Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәвамында әдип, илдә барган демократик үзгәрешләр белән рухланып, үзе кичергән тормыш материаллары нигезендә, авылда үзгәртеп кору чоры вакыйгаларына багышланган «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңарган мәхәббәт» исемле кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.

Драматургия үзгәртү

Гариф Ахуновның әдәби мирасында Казанда Татар академия театры, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры, Әлмәт татар драма театры, Минзәлә драма театрлары сәхнәләрендә кат-кат куелып, заманында тамашачының игътибарын җәлеп иткән берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф.Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар), «Акчарлаклар» (Ш.Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б. Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре («Әдәби язмышлар», «Чишмәләр белән сөйләшү» исемле җыентыклар, 1970, 1985) һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар арасында киң таныла. Аерым алганда, ул татар теленә В.Закруткинның «Пла-вучая станица» («Йөзмә станица», 1953) романын, А.Макаренконың «Педагогик поэма»сын (1957), Рабиндранат Тагор «Хикәяләр»ен (1960), Михаил Шолоховның «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопеясының икенче, дүртенче китапларын (1964, 1965), Татар дәүләт академия театры өчен Н.Погодин, А.Островкий һәм башка драматургларның пьесаларын тәрҗемә итә.

Тылмачлык үзгәртү

Гариф Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (1995).

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://gyteli.info/kazan
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  3. Рузилә Мөхәммәтова. Казанбаш мәктәбендә әдәби бәхәс: Нәҗибә Сафина чыгышы һәм Наилә Ахунованың күз яшьләре. Интертат, 28.05.2023
  4. Мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелү тантанасы.(үле сылтама) МБОУ "Казанбашская ООШ". 18.05.2023

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Гариф Ахунов темасы буенча бит бар