Арча́ кантоны́ - 1920-30 елларда ТАССРда административ-территориаль бүленеш берәмлеге. Үзәге - Арча авылы.

Арча кантоны
Нигезләнү датасы 27 май 1920
Дәүләт  РСФСР[d]
 СССР
Башкала Арча
Административ-территориаль берәмлек Татарстан АССР
Халык саны 374 700 (1926)
Гамәлдән чыгу датасы 1930
Мәйдан 8007 км²
Харита сурәте

География үзгәртү

Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1926 елда Арча кантоны мәйданы - 8007 км², 1928дә - 7516 км².

Тарихы үзгәртү

1920 елда Казан өязенә кергән 20 вулыс җирлегендә Казан кантоны буларак оештырыла. Соңрак аңа Кызыл Кокшай (элеккеге Царёвококшайск) өязенең 2, Малмыж өязенең 7 вулысы кушыла. 1920 ел ахырыннан Арча кантоны дип үзгәртелә. 1927 елда Воскресенск, Ильин, Сталбишчы вулыслары һәм Калинин, Мәмдәл вулысларының кайбер торак пунктлары нигезендә Казан (Воскресенск) районы оештырыла. Арча кантонында 815 торак пункт (1926) була, алар 15 вулыска (Арбур, Арча, Әтнә, Балтач, Дөбъяз, Сабакай, Кишет, Күлле Киме, Мәмсә, Мәмдәл, Панау, Питрәч, Теләче, Тукай, Чүриле) керә (1929). 1930да ТАССРны районлаштыру барышында Арча кантоны биләмәсе Арча, Дөбъяз, Питрәч, Тукай һәм Түнтәр районнарына бүленә.

Халкы үзгәртү

Халкы 374725 кеше, шул исәптән татарлар - 59,2%, руслар - 37,5%, удмуртлар - 2,7% (1926). Шәһәрдә яшәүчеләр - 5655, авылларда яшәүчеләр 369070 кеше (1926). Бер км2га уртача - 69,2, авыл җирендә 46,1 кеше туры килә.

вулыс исеме татарлар % руслар % чуашлар % мордва % арлар % чирмешләр % башка милләтләр % халык саны (1920) авыл шуралары саны торак пунктлар саны мәйдан
Арбур вулысы 17500 67,4 721 2,9 0 0,0 0 0,0 5824 23,1 1176 4,7 0 0,0 25221 25 42 483
Арча вулысы 24107 76,1 7545 23,8 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 10 0,0 31662 45 60 710
Әтнә вулысы 16308 99,8 39 0,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 3 0,0 0 0,0 16350 15 17 223
Балтач вулысы 17242 88,0 747 3,8 0 0,0 0 0,0 1596 8,1 0 0,0 0 0,0 19585 25 34 421
Воскресенски вулысы 5 0,0 25573 100,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 7 0,0 25585 29 31 480
Дөбъяз вулысы 17935 69,8 7677 29,9 82 0,3 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 25694 36 43 510
Ильинка вулысы 65 0,4 15913 98,1 173 1,1 0 0,0 0 0,0 40 0,2 23 0,1 16214 21 33 685
Калинин вулысы 122 0,6 19768 98,0 232 1,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 44 0,2 20166 31 66 528
Күлле-Кими вулысы 18811 94,2 1163 5,8 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 19974 23 30 424
Мәмдәл вулысы 15271 84,1 1934 10,7 466 2,6 0 0,0 0 0,0 366 2,0 0 0,0 18037 23 30 439
Мәмсә вулысы 21507 94,9 105 0,5 0 0,0 0 0,0 5 0,0 1022 4,5 0 0,0 22639 24 29 352
Питрәч вулысы 303 1,1 17863 97,8 5 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 93 0,5 18264 23 38 503
Сәрдек вулысы 17135 96,9 0 0,0 0 0,0 0 0,0 628 3,5 0 0,0 0 0,0 17763 18 21 257
Сталбишчы вулысы 5 0,0 16848 99,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 130 0,8 16983 18 24 418
Тукай вулысы 16264 82,7 3330 16,9 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 19654 31 35 365
Чүриле вулысы 14132 87,1 2068 12,7 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 27 0,2 16227 20 28 361
Шәмәрдән вулысы 12053 82,8 467 3,2 0 0,0 0 0,0 2036 14,0 0 0,0 0 0,0 14556 18 22 274
Янгол вулысы 14821 99,8 35 0,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 14856 12 12 225
Яңа Кишет вулысы 18560 93,7 1246 6,3 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 19806 25 32 434
Барлыгы 242146   123042   958       10089   2607   334   379236 462 627 8092

Икътисад үзгәртү

Арча кантонында тире иләү, күн эшкәртү, агачтан һәм металлдан әйберләр җитештерү, азык-төлек предприятиеләре эшли. Иң эре хуҗалыклар: Паратскида елга корабларын төзекләндерү заводы, «Фанера» агач ярдыру заводы, Лопатино торак пунктында (хәзер Яшел Үзән тимер юл станциясе җире) «Заря» агач материаллары эшкәртү заводы, Васильево авылында пыяла заводы. 1926 да һөнәри кәсепчелек өлкәсендә эшләүчеләр саны 12200 кешедән арткан. Күпчелек халкының төп шөгыле игенчелек. Бу тармакка караучы 73933 крестьян хуҗалыгы (1928) һәм 62 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925) теркәлгән. 1928 дә сөрү җирләре мәйданы 500 мең га чамасы була, шул исәптән арыш 164351 га, солы 96332 га, карабодай 19260га, бодай 14939 га, бәрәңге 10026 га, техник культуралар 4128 га һ.б. 516308 баш терлек, шул исәптән 351669 сарык, 87689 мөгезле эре терлек, 57670 ат, 12104 дуңгыз, 7176 кәҗә була.

Мәгариф үзгәртү

Арча кантонында барлыгы 404 мәктәп эшли, шуларның 393 башлангыч (1 нче баскыч) мәктәп (1927).

Әдәбият үзгәртү

  • Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924;
  • Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925;
  • Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань, 1928-29; *Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928-29. Т. 3, 9;
  • Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.

Чыганаклар үзгәртү