Сабакай вулысы

Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге


Сабакай вулысы (рус. Собакинская волость), 1920 елдан соң Калинин вулысы (рус. Калининская волость) — 1860-еллардан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 22 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк – Сабакай (Калинино) авылы.

Сабакай вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Сабакай (Калинино)

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

20 166 кеше[1]

Милли состав

руслар

Мәйдан

528 км² (1926)[2]

Сабакай (Калинин) вулысы, харита

Сабакай авылында вулыс идарәсе, Биектау авылында полиция уряднигы фатиры урнашкан.

Тарих үзгәртү

 
Сабакай вулысы (1914 ел)
 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.

Сабакай вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең икенче стан составында барлыкка килә.[3]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Сабакай вулысы Каймар, Кавал, Суыксу, Чыпчык, Воскресенски, Кучак, Лаеш өязенең Чирмеш вулыслары белән чиктәш булган.[4] 1920 елдан да соңрак түгел исеме Калинин вулысы дип үзгәртелә.

1924 елда, төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Каймар, Кулай һәм Чыпчык вулыслары исәбенә зурайтыла.[5] 1927 елда вулысның 5 авылы яңадан төзелгән Воскресенск районына тапшырыла.

1930 елда Калинин вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Дөбьяз, Казан һәм Питрәч районнарына кушыла.

Административ бүленеш үзгәртү

1883 елда Сабакай вулысында 22 община, 15 торак пункты (Сабакай, Биектау, Тимошкино һ.б.) һәм 1007 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 92,3 км², сөрү җирләре 107,6 км² тәшкил иткән.[6]

1890 елда вулыста 15 торак пункты һәм 1329 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 109,5 км² тәшкил иткән.[7]

1897 елда вулыста 18 торак пункты,[8] 1914 елда 69 торак пункты, 1655 йорт хуҗалыгы булган.[9] 1926 елның 1 гыйнварында вулыста 31 авыл җирлеге, 66 торак пункты һәм 3685 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 528 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1883 1885 1890 1897 1914 1926
6058 6378 6188 7975 10279 20166

1883 елда халык саны 6058 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 2935 җан, хатын-кызлар — 3123.[6]

1885 елда халык саны 6378 кеше тәшкил иткән.[10]

1890 елда халык саны 6188 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 2937 җан, хатын-кызлар — 3251.[7]

1897 елда халык саны 7975 кеше тәшкил иткән.[8] Төп милләт: руслар. 1914 елда халык саны 10279 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4938 җан, хатын-кызлар — 5341.[9] 1926 елда вулыста 20166 кеше яшәгән.[1]

Инфраструктура үзгәртү

1904 елда вулыс территориясендә 3 чиркәү урнашкан; 10 зимства мәктәбендә 327 малай һәм 127 кыз укыган; 2 чиркәү-мәхәллә мәктәбендә 56 малай һәм 34 кыз белем алган.[9][11]

1914 елда 1655 йортта 1190 ат, 4540 сарык, 5 кәҗә, 890 дуңгыз һәм 1811 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 13237 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[9]

1909 елда Тимошкино кредит товариществосы оештырыла; 1913 елга анда 1645 әгъзә исәпләнгән.[9]

Транспорт үзгәртү

Вулыс территориясе аша Казан-Пермь почта тракты үткән, Сабакайда бу трактның почта станциясе урнашкан.[4][9]

1919 елда Казан-Екатеринбург тимер юлының БиектауДербышка участогы файдалануга тапшырылган.

Шәхесләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. –
  7. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .
  8. Справочная книга Казанской епархии / Изд. Казанской духовной консистории. Казань, 1904. 795, XXIX с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 [1]
  2. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г.Москва: Статистический отдел НКВД РСФСР, 1926.
  3. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  4. 4,0 4,1 Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  5. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  6. 6,0 6,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  7. 7,0 7,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  8. 8,0 8,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  10. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  11. Справочная книга Казанской епархии. — 1904.