Воскресенски вулысы


Воскресенски вулысы (тат. ۋاسكرىٰسىٰنسكى ۋولىٰسىٰ, рус. Воскресенская волость) — 1860-еллардан 1927 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Көньякка 5 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Воскресенское авылы.

Воскресенски вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Воскресенское

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1927 елның 14 феврале

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

25 585 кеше[1]

Милли состав

руслар

Воскресенски вулысы, харита

Воскресенское авылында вулыс идарәсе, Клыйк бистәсендә полиция уряднигы фатиры һәм Казан өязенең беренче участогы приставының стан фатиры урнашкан.

 
Воскресенски вулысы (1914 ел)
 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.

Воскресенски вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең беренче стан составында барлыкка килә.

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1927 елның 14 февраленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

XIX гасыр азагында Воскресенски вулысы көньякта — Сталбишчы вулысы белән, төньяк-көнчыгышта – Кучак вулысы белән, төньякта – Каймар һәм Сабакай вулыслары белән, төньяк-көнбатышта Казан шәһәре белән чиктәш булган.

1919 елдан да соңга калмыйча территориянең бер өлеше яңа төзелгән Клыйк вулысына (1922 елга кадәр бетерелгән) бүлеп бирелә.

1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Воскресенски вулысы территориясе зурайтылган Казан вулысына керергә тиеш була, ләкин аны төзүдән баш тартырга карар кылына, чөнки төзелә торган вулысның авылларының бер өлеше үзәктән артык ерак булыр иде. Аның урынына зурайтылган Ильино һәм Воскресенски вулыслары төзелә; соңгысы күрше Каймар, Сабакай-Калинин, Кучак вулыслары исәбенә зурайтыла. Көнбатышта зурайтылган вулыс Казан шәһәре, Арча кантонының Ильинка вулысы, Зөя кантонының Зөя һәм Макыл вулыслары белән, төньякта – Калинин вулысы белән, көнчыгышта – Питрәч вулысы белән, көньякта – Сталбишчы вулысы белән чиктәш булган. Шул ук 1924 елда торак пунктларның бер өлеше Казанга кушыла.[2]

1927 елның 14 февралендә Воскресенски вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Воскресенски районына тапшырыла.[3]

Административ бүленеш

үзгәртү

1883 елда Воскресенски вулысында 19 община, 18 торак пункты (Әки, Константин, Борисау һ.б.) һәм 1248 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 125 км², сөрү җирләре 125,7 км² тәшкил иткән.[4]

1890 елда вулыста 19 торак пункты һәм 1438 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 178,5 км² тәшкил иткән.[5]

1897 елда вулыста 19 торак пункты булган.[6]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 29 авыл җирлеге, 31 торак пункты һәм 4551 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 480 км² тәшкил иткән.[1]

Торак пунктлар саны — 19 (1908):

  • Воскресенск саласы
  • Папау авылы
  • Кукушкино авылы
  • Кече Утар авылы
  • Победилово авылы
  • Олы Утар авылы
  • Мәтүш авылы
  • Дәүләки саласы
  • Борисково авылы
  • Горки авылы
  • Әмәт авылы
  • Царицыно саласы
  • Әки авылы
  • Константиновка авылы
  • Кече Кылык авылы
  • Олы Кылык авылы
  • Салмачы авылы
  • Архангел выселкасы

1914 елга торак пунктларның саны 23кә кадәр арта.

1883 1885 1890 1897 1914 1926
7337 7376 7346 9002 21365 25585

1883 елда халык саны 7337 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3680 җан, хатын-кызлар — 3657.[4]

1885 елда халык саны 7376 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар – 100%.[7]

1890 елда халык саны 7346 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3541 җан, хатын-кызлар – 3805.[5]

1897 елда халык саны 9002 кеше,[6] 1914 елда 21365 кеше тәшкил иткән.[8]

1926 елда вулыста 25 585 кеше яшәгән,[1] шул исәптән руслар – 99,95%, татарлар – 0,02%. Төп милләтләр: руслар.[9]

Инфраструктура

үзгәртү

1899 елда Воскресенски авылында банк ачыла.[8]

1904 елда вулыста 3 чиркәү урнашкан. 9 зимства мәктәбендә 298 малай һәм 183 кыз белем алган; 3 чиркәү-мәхәллә мәктәбендә 59 малай һәм 31 кыз белем алган.[8][10]

1914 елда 3177 йортта 2432 ат, 4309 сарык, 1274 дуңгыз һәм 1997 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 17776 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[8]

Транспорт

үзгәртү

Вулыс территориясе аша Казан-Богырыслан, Казан-Пермь һәм Казан-Мамадыш почта трактлары үткән.[8][11]

Шәхесләр

үзгәртү
  • Григорий Сорокин — радиоинженер, ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты. 1918 елда Воскресенски вулысының Царицыно авылында туа.
  • Сергей Фокин — химик-органик, Харьков технологик инсититуты, Дон һәм Киев политехника инсититутлары профессоры. 1865 елда Воскресенски вулысының Воскресенски авылында туа.
  • Александр Белецкий — украин Совет әдәбият белгече, УССРның атказанган фән эшлеклесе (1941), УССР ФА академигы (1939), УССР ФАнең Әдәбият институты директоры (1944-1961). 1884 елда Борисау авылында туа.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .
  7. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -
  8. Справочная книга Казанской епархии / Изд. Казанской духовной консистории. Казань, 1904. 795, XXIX с.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 [1]
  2. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  3. ВОСКРЕСЕНСКИЙ ВУЛЫСЫ (Воскресенская волость) — Милләттәшләр
  4. 4,0 4,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  5. 5,0 5,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  6. 6,0 6,1 Списокъ селенiй Казанской губернiи 1908.
  7. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  9. Сборник декретов, постановлений, важнейших циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка
  10. Справочная книга Казанской епархии. — 1904.
  11. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.