Каймар вулысы

Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге


Каймар вулысы (рус. Каймарская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньякка 11 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Кадыш авылы.

Каймар вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Кадыш

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1924 ел

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1914)

8 440 кеше[1]

Милли состав

руслар

Каймар вулысы, харита

Кадыш авылында вулыс идарәсе, Иваново бистәсендә полиция уряднигы фатиры урнашкан.

 
Статистика, 1908 ел.
 
Каймар вулысы (1910 ел)

Каймар вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең дүртенче стан составында барлыкка килә.[2]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Каймар вулысы Казан шәһәре, Казан өязенең Кавал, Сабакай, Воскресенски һәм Ильинка вулыслары белән чиктәш булган.[3]

1924 елда Каймар вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Воскресенски һәм Ильинка вулысларына кушыла.[4]

Административ бүленеш

үзгәртү

1883 елда Каймар вулысында 11 община, 10 торак пункты (Кадыш, Каймар, Ивановка бистәсе һ.б.) һәм 1191 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 65,47 км², сөрү җирләре 136,8 км² тәшкил иткән.[5]

1890 елда вулыста 10 торак пункты һәм 1254 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 153,7 км² тәшкил иткән.[6]

1897 елда вулыста 8 торак пункты булган.[7]

Торак пунктлар (1908):

  1. Борисоглебски саласы
  2. Кадыш саласы
  3. Каймар саласы
  4. Карабай авылы
  5. Макаровка авылы
  6. Савин саласы
  7. Коры Елга саласы
  8. Щербаково авылы

1914 елга вулыс территориясендә торак пунктлар саны 31гә кадәр арта.[1]

1883 1885 1890 1897 1914
8083 7067 7789 6837 8440

1883 елда халык саны 8083 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3412 җан, хатын-кызлар — 3671.[5]

1885 елда халык саны 7067 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар – 99,94%.[8]

1890 елда халык саны 7789 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3778 җан, хатын-кызлар — 4011.[6]

1897 елда халык саны 6837 кеше,[7] 1914 елда 8440 кеше тәшкил иткән.[1] Төп милләт: руслар.

Инфраструктура

үзгәртү

1904 елда вулыста 6 чиркәү урнашкан. 5 зимства мәктәбендә 175 малай һәм 91 кыз белем алган; Карабай һәм Макаровка авылларында берешәр чиркәү-мәхәллә мәктәбе булган.[1][9]

1914 елда 1448 йортта 1220 ат, 3299 сарык, 4 кәҗә, 322 дуңгыз һәм 1668 баш мөгезле терлек исәпләнгән.[1]

Транспорт

үзгәртү

1918 елда Казан-Екатеринбург тимер юлының Кызыл ТауДербышка участогы файдалануга тапшырылган.

Шәхесләр

үзгәртү
  • Сергей Намёткин — Россия һәм совет химик-органигы, ССРБ Фәннәр академияссе академигы, Ике Сталин премиясе лауреаты. 1876 елда Каймар авылында туа.
  • Александра Николаева — тарихчы, ярдәмче тарихи фәннәр буенча белгеч, тарих фәннәре докторы, профессор. 1908 елның 30 апрелендә Казан губернасының Каймар авылында күп балалы гаиләдә туа.
  • Михаил СкрементовДан орденының тулы кавалеры (1944, 1945, 1946). 1904 елның 19 декабрендә Каймар авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -
  7. Справочная книга Казанской епархии / Изд. Казанской духовной консистории. Казань, 1904. 795, XXIX с.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  2. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  4. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  5. 5,0 5,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  6. 6,0 6,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  7. 7,0 7,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  8. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  9. Справочная книга Казанской епархии. — 1904.