Кармыш вулысы

Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге


Кармыш вулысы (рус. Кармышская волость) — 1860-еллардан 1924 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 67 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Казанбаш авылы.

Кармыш вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Казанбаш

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1924 ел

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1897)

12 643 кеше[1]

Милли состав

татарлар

Мәйдан

268 км² (1883)[2],
265 км² (1890)[3]

Кармыш вулысы, харита

Тарих үзгәртү

 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.

Кармыш вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең өченче стан составында барлыкка килә.[4]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Кармыш вулысы Чыпчык, Арча, Яңа Кишет, Балтач һәм Мамадыш өязенең Аркатау вулыслары белән чиктәш булган.[5]

1924 елда Кармыш вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Арча вулысына кушыла.[6]

Административ бүленеш үзгәртү

1883 елда Кармыш вулысында 27 община, 28 торак пункты (Югары Курса, Казанбаш, Күпербаш һ.б.) һәм 1637 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 38 км², сөрү җирләре 230,2 км² тәшкил иткән.[7]

1890 елда вулыста 30 торак пункты һәм 2158 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 265,8 км² тәшкил иткән.[8]

1897 елда вулыста 29 торак пункты булган.[1]

Халык үзгәртү

1883 1885 1890 1897
12528 13327 14057 12643

1883 елда халык саны 12528 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6463 җан, хатын-кызлар — 6065.[7]

1885 елда халык саны 13327 кеше тәшкил иткән.[9]

1890 елда халык саны 14057 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 7226 җан, хатын-кызлар — 6831.[8]

1897 елда халык саны 12643 кеше тәшкил иткән.[1] Төп милләт: татарлар.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

1914 елда вулыста 1799 ат, 6641 сарык, 282 кәҗә, 20 дуңгыз һәм 2875 баш мөгезле терлек исәпләнгән.[10]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. -

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Список селений Казанской губернии 1908.
  2. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 - 8. - СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 - 1886. - 8 т.
  3. Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  4. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  5. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  6. Этнографическая карта Татарской С.С.Республики 1925 года
  7. 7,0 7,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  8. 8,0 8,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  9. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  10. Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..