Арча вулысы

Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге


Арча вулысы (рус. Арская волость) — 1781 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан наместиклыгының, Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Көнчыгышка 60 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Арча авылы.

Арча вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Арча

Нигезләү датасы

1781 ел

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

20 229 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Арча вулысы, харита

Тарих үзгәртү

 
Арча вулысы (1914 ел)
 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.

Арча вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1781 елда Арча өязе составында барлыкка килә.

1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязе составына, 1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Яңа Кишет, Кармыш, Чыпчык һәм Мүлмә вулыслары белән чиктәш булган (1890).

1924 елда Кармыш вулысы исәбенә зурайтыла.

1930 елның 10 августында Арча вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Арча районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1883 елда Арча вулысында 22 община, 21 торак пункты (Арча, Кишмәт, Ашабаш һ.б.) һәм 1473 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 52,7 км², сөрү җирләре 237,9 км² тәшкил иткән.[3]

1890 елда вулыста 23 торак пункты һәм 2182 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 251,65 км² тәшкил иткән.[4]

1897 елда вулыста 27 авыл җирлеге булган.[5]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 45 авыл җирлеге, 60 торак пункты һәм 6718 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 710 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1883 1885 1890 1897 1926
11160 11555 12375 14126 20229

1883 елда халык саны 11160 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5660 җан, хатын-кызлар — 5500.[3]

1885 елда халык саны 11555 кеше тәшкил иткән.

1890 елда халык саны 12735 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6360 җан, хатын-кызлар – 6375.[4]

1897 елда халык саны 14126 кеше тәшкил иткән.[5]

1926 елда вулыста 20229 кеше яшәгән.[1] Төп милләтләр: татарлар, руслар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 [1]
  2. АРЧА ВУЛЫСЫ (Арская волость) — Милләттәшләр
  3. 3,0 3,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  4. 4,0 4,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  5. 5,0 5,1 Список селений Казанской губернии 1908.